ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
15 ноябрь 2023, 06:15

Илле ел ул – илле көн түгел

Гомер көзенә пар канатың белән керү – олы бәхет. Гаилә ныклыгын саклап, бердәм булып яшәгән парлар районыбызда бихисап. Алар олы хөрмәткә лаек булган, сокланып туймаслык парлар. Алтын туй – тырыш, намуслы хезмәт белән яулаган тормыш бүләге ул. Юмаш авылында яшәүче Ивановлар гаиләсе менә инде 50 ел бергә иңгә иң куеп, матур гомер кичерә.

Илле ел ул – илле көн түгелИлле ел ул – илле көн түгел
Илле ел ул – илле көн түгел


Ивановлар гаиләсе – бердәмлеген сөю-сәгадәт белән аклаган, бер-берсенә булган мәхәббәт белән якыннарын да җылыткан парлы тормышның күркәм өлгесе. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк бит әле! “Колхозда эшләү, балалар үс¬те¬рү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың”, – ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган бәхетле пар.
Ивановлар – үзләренең намуслы хезмәтләре, тормышны яратулары белән хөрмәт һәм мактауга лаек гап-гади авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Алар – бар гомерләрен үз туган җирләренә багышлаган ватанпәрвәрләр. Җаваплылыгы чикләнгән “Базы авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә 50 елга якын намуслы хезмәт салалар. Бер-бер артлы сөю җимешләре – җиде балалары дөньяга килә. Аларның һәркайсына наз, тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгаралар. Бүгенге көндә улларының берсе махсус хәрби операциядә катнаша.
Илле ел ул – илле көн түгел. Аның һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән. Биш дистә елдан артык вакыт үтсә дә, бу гаилә тәүге мәлләрдә үк яралган бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча матур итеп гомер кичерә.
Хөрмәткә лаек парны алтын юбилейлары белән Юмаш авыл биләмәсе хакимияте, җаваплылыгы чикләнгән “Базы авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте вәкилләре белән Юмаш күпфункцияле клубы хезмәткәрләре тәбрикләде. 50 ел дәвамында үткән гомер юлында бер-берсенә карата сөю хисләре саклаган Лена Матвеевна белән Анатолий Иванович хөрмәтенә изге теләкләр, матур җырлар яңгырады.
Ивановлар – бүгенге көндә Юмаш авылының иң күркәм гаиләләренең берсе. Ихаталары тулы кош-корт, бакчалары җиләк-җимешкә бай. Балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтенә төренеп, аларга бар яклап та ярдәм итеп, кулга-кул тотынышып матур гомер кичерә алар.
50 ел элек кабынган сөю учагыгыз киләчәктә дә сүнмәсен-сүрелмәсен. Лена Матвеевна белән Анатолий Ивановичка ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер телибез. Украинада илебез мәнфәгатьләре өчен батырлык өлгеләре күрсәтүче улыгыз да тизрәк исән-имин әйләнеп кайтсын!

Илле ел ул – илле көн түгел
Илле ел ул – илле көн түгел
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас