

Семинар программасы рус теле буенча ГДИ/БДИ үткәрү кысаларында укучыларның предмет, метапредмет нәтиҗәләренә таләпләрне карау, КИМ ГДИның 2нче өлешеннән төрле типтагы биремнәрне үтәү алгоритмнарын ачыклау, рус теле буенча иң зур кыенлыклар тудырган биремнәрне үтәүгә укучыларны әзерләүнең нәтиҗәле алымнары буенча фикер алышу, имтиханда (ОГЭ, БДИ) изложение һәм сочинение язганда еш кабатлана торган хаталарны җибәрмәү ысуллары, кебек мәсьәләләрне үз эченә алды.
Рус теле һәм әдәбияты укытучылары рус теле буенча КИМ гомум дәүләт аттестациясен төзү буенча комиссия җитәкчесе Мәскәүдән Роман Анатольевич Дощинскийның чыгышын тыңладылар. Безнең районнан семинарда Чакмагыш беренче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Флидә Фәнил кызы Галләмова катнашты.
Чыганак: “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге” төркеме.