

Мондый очрашу биредә «Русиянең эшлекле хатын-кызлары» Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе вәкилләре тарафыннан икенче тапкыр оештырылды. Чараны ачуда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, «Русиянең эшлекле хатын-кызлары» Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе үсеш директоры Альбина Наил кызы Рысаева, әлеге оешманың рәисе Альбина Фәрит кызы Фәрхетдинова, Beauty юнәлеше һәм хәйриячелек җитәкчесе Елена Михайловна Санникова, йога буенча тренер Гүзәл Ревенер кызы Вилданова, клиника психологы Ольга Владимировна Листкова катнашты.
Чара барышында анда катнашучы гүзәл ханымнар өчен юрист, психолог, йога мәйданчыклары эшләде. Биредә шулай ук биткә массаж ясау ысулына өйрәнергә теләгән гүзәл затлар өчен укыту оештырылды һәм алар киләчәктә бу юнәлеш буенча эшли алу сертификатларына ия булды.
«Русиянең эшлекле хатын-кызлары» Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе вәкилләре белдерүенчә, оешманың төп максаты – хатын-кызларны эшкуарлыкка актив җәлеп итү, иҗади эшчәнлек, мөмкинлекләреңне тормышка ашыру, шулай ук рухи һәм матди үсеш алырга ярдәм итү. Оешманың тагын бер мөһим юнәлешләренең берсе – хәйриячелек. Чара ахырында авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә азык-төлек һәм кием-салым җыелмалары таратылды.
Бу хакта тулырак гәзитебезнең киләсе санында укый аласыз.