

Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, “Уралплемцентр” акционерлар җәмгыятенең генеральный директоры Сергей Мымрин, төбәк мәгълүмат-селекция үзәгенең генеральный директоры урынбасары, баш зоотехник Оксана Ткачук, сыер малларын үрчетү эшчәнлегендә заманча технологияләр куллану бүлеге начальнигы Александр Загайнов, маркетинг һәм продукция җитештерү бүлеге начальнигы Михаил Козырёв, җаваплылыгы чикләнгән “Элита” җәмгыяте директоры Руслан Казыйханов, баш зоотехник Ильяс Йосыпов, район ветстанциясе вәкилләре, хуҗалык җитәкчеләре, селекция-токымчылык эшчәнлеге хезмәткәрләре, ветеринар белгечләр һәм ясалма орлыкландыру операторлары катнашты. Бүгенге көндә терлекчелектә сыерларны ясалма орлыкландыру иң киң таралган ысул булып тора. Ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, шул исәптән безнең район терлекчеләре тарафыннан да уңышлы кулланыла. Токымчылык эшчәнлегенең районда елдан-ел яхшыра баруы – белгечләрнең осталыгы һәм ферма эшчәннәре, савучылар белән уртак тел табып эшли белүе, тырышлык нәтиҗәсе дә. Тулырак: алдагы санда.