

Биредә миңа сөйкемле, сабыр күңелле, ачык йөзле контракт буенча хезмәт итүче якташыбызның әнисе Р... ханым белән танышырга насыйп булды. Аның улы (“Татарин” позывнойлы) Ватанга хезмәт итүне гомерлек һөнәре итеп сайлаган. – Улым урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфадагы радиоэлектроника техникумының янгын хәвефсезлеге бүлегенә укырга керде. Көзен яшьтәшләре белән бергәләп армия сафларына китте һәм шунда контракт төзешеп, артабан армия хезмәтен дәвам итәргә калды. Шуннан бирле улым хәрби кеше. Ул яшьтән үк физик яктан көчле булды, спорт белән шөгыльләнде, өлкән сыйныфларда узган хәрби укуларны өлгеле үтеп, уңышлары белән сөендерде. Улым Мәскәү өлкәсендә урнашкан частьтә десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Төрле җирләрдә булды. Иң беренче Америкада уртак укуларда (совместные учения) булдылар. Террорчылыкка каршы акция чикләрендә күнекмәләр үттеләр. Аннан соң 6 ай Сүриядә булып кайтты. Кырым илебез составына кайтканда да 4 ай шунда булды. Украиндагы махсус хәрби операция башланган вакытта алар Белоруссиядә күнекмәләр үтә иделәр. Алар биредән Украинага юлланды. Хөкүмәтебезгә улларыбызның кыюлыкларын күрә белүләре өчен рәхмәт. Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен аны Батырлык оредены белән бүләкләделәр. Вакыты җиткәч, ялга кайтып китте. Ялдан соң килгәч Суворов медален тапшырдылар. “Балам, хәзер кайтырсың инде, ил өчен үзеңне күрсәттең”, – дигәчтен ул: “Әни, армия тормышы – минеке, мин аннан башка яши алмыйм!”, – диде. Һәм шушы көнгә кадәр улым әлеге операциядә катнаша. Вакыты булганда, җае чыкканда хәбәрләшеп торабыз. Әлеге вакытта чираттагы ялына кайтты. Кызганычка каршы, әтисе 8 ел элек вафат булды. Ул да исән булса, аның өчен горурланыр иде, дип уйлыйм. Дөньяда тизрәк тынычлык урнашсын иде, барыбызның да балалары исән-сау өйләренә әйләнеп кайтсыннар иде, дип теләп торам. Язмабыз герое кебек хәрби тормышны үз иткән контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 51 адресы буенча район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала. Тел.:8 (34796) 3-18-67.