ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
16 ноябрь 2023, 05:55

МХО да катнашучыларның балалары мәктәпләргә, балалар бакчаларына беренче чиратта алына

Махсус операциядә катнашучыларның балалары мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм җәйге сәламәтләндерү лагерьларына беренче чиратта алыну хокукына ия.

МХО да катнашучыларның балалары мәктәпләргә, балалар бакчаларына беренче чиратта алынаМХО да катнашучыларның балалары мәктәпләргә, балалар бакчаларына беренче чиратта алына
МХО да катнашучыларның балалары мәктәпләргә, балалар бакчаларына беренче чиратта алына

Шулай ук, МХО да катнашучыларның балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә бушлай йөри. Моның өчен балага 1,5 яшь булырга тиеш. Гариза белән муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук хәрби комиссариаттан махсус хәрби операциядә катнашучы дигән статусны раслаган белешмә булу мөһим. Исегезгә төшерәбез МХОга катнашу өчен контракт төзергә теләүчеләр район хәрби комиссариатына яки контракт буенча РФ Кораллы Көчләренә кабул итүнең мәгълүмат эшчәнлеге буенча җәмәгать киңәшчесе Айдар Фәнил улы Насыйровка мөрәҗәгать итә ала. Чыганак: Башинформ.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас