ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
16 ноябрь 2023, 11:10

Район поликлиникасына сәяхәт

Һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге кысаларында Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары район үзәк дәваханәсенә барып кайтты. Район поликлиникасы белән аларны методик эшчәнлек оештыру кабинеты мөдире Рөстәм Әнвәр улы Исмәгыйлев таныштырды.

Район поликлиникасына сәяхәтРайон поликлиникасына сәяхәт
Район поликлиникасына сәяхәт


Укучыларга ул сәламәтлек саклау өлкәсе эшчәнлеге үзенчәлекләре турында сөйләде, шәфкать туташларының һөнәри бурычлары, район үзәк дәваханәсенә эшкә керү мөмкинлеге, сәламәтлек учреждениесендә таләп ителгән кадрлар турында чыгыш ясады. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.
Алар сәламәтлек саклау илендә сәяхәттә булып, онытылмаслык тәэссоратлар алды.

Район поликлиникасына сәяхәт
Район поликлиникасына сәяхәт
Район поликлиникасына сәяхәт
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас