

БР хокүмәте карары мобилизацияләнгән яки үз теләге белән контракт төзешеп МХОга китүчеләрнең балаларына көненә бер тапкыр бушлай кайнар аш бирү тәртибен күз уңында тота. Алар исәбенә гомум белем бирү мәктәпләренең 5-11нче сыйныф укучылары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә көндезге бүлектә укып йөргән студентлар кергән. Әлеге ярдәмне алыр өчен ата-анага (законлы вәкилгә) ашатуны сорап гариза язарга, шулай ук хәрби комиссариаттан махсус хәрби операциядә катнашучы дигән статусны раслаган белешмә алырга кирәк. Исегезгә төшерәбез МХОга катнашу өчен контракт төзергә теләүчеләр район хәрби комиссариатына яки контракт буенча РФ Кораллы Көчләренә кабул итүнең мәгълүмат эшчәнлеге буенча җәмәгать киңәшчесе Айдар Фәнил улы Насыйровка мөрәҗәгать итә ала. Чыганак: Башинформ.