ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
17 ноябрь 2023, 11:00

Искеихсанлылар скандинавча йөри

Скандинавия йөреше – шактый популяр спорт төре. Ул умыртканың һәм буыннарның нормаль эшчәнлеген тергезүгә, мускулларны ныгытуга, остеохондроз һәм башка авыруларны киметүгә ярдәм итә.

Искеихсанлылар скандинавча йөриИскеихсанлылар скандинавча йөри
Искеихсанлылар скандинавча йөри

Шулай ук йөрегәндә яхшы кәеф барлыкка килә, сәламәтлек яхшыра. Иске Ихсан клубы мөдире Гүзәл Хәйруллина авылдашлары өчен скандинавча йөреш оештырды. Анда катнашучылар авылы урамнары буенча билгеле бер дистанцияне йөреп үттеләр. Йөреш ахырында авылдашлар аны оештыручыга рәхмәт белдерделәр һәм әлеге спорт төре белән даими шөгыльләнергә теләк белдерделәр.

Чыганак: “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Иске Ихсан авылы клубы” төркеме.

Искеихсанлылар скандинавча йөри
Искеихсанлылар скандинавча йөри
Искеихсанлылар скандинавча йөри
Искеихсанлылар скандинавча йөри
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас