ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
17 ноябрь 2023, 17:25

Күңел җылысын кушып

Илебез буенча узучы «Изгелек талисманы» акциясе чикләрендә Юмаш урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары директорның тәрбия буенча киңәшчесе И. Ф. Гыйзатуллина һәм музыка укытучысы Р. Р. Мөхтәрова белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләр өчен кечкенә талисманнар ясадылар

Күңел җылысын кушыпКүңел җылысын кушып
Күңел җылысын кушып

. Һәр талисман – ул мәхәббәт һәм җылылык билгесе. Балалар аларны солдатларга кыюлык, тәвәккәллек, уңышлар, ә иң мөһиме - ныклы сәламәтлек теләп, ихлас күңелдән әзерләде. 6 нчы сыйныф укучылары исә солдатларга хатлар яздылар. Хәрби хезмәткәрләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга язган хатларында алар авыр хәрби хезмәт, Ватанны саклауда күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм җиңү белән тизрәк өйгә кайтуларын теләделәр. Барлык хатлар һәм талисманнар махсус хәрби операциядәге яугирләргә тапшырылачак. Чыганак: "ВКонтакте" социаль челтәрендәге "Юмаш урта мәктәбе" төркеме.

Күңел җылысын кушып
Күңел җылысын кушып
Күңел җылысын кушып
Күңел җылысын кушып
Күңел җылысын кушып
Күңел җылысын кушып
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас