+24 °С
Яңгыр


Профсоюзлар һәрвакыт социаль-икътисадый вакыгаларның үзәгендә кайный. Барыбыз да аларның тынгысыз хезмәтенең әһәмиятен беләбез. Коллективны берләштерү, аларның хокукларын яклау – профсоюз хезмәткәрләренең мөһим бурычларының берсе. Шул ук вакытта алар бик күп мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмгә килә.
Бәйрәм уңаеннан район үзәк дәваханәсе баш табибәсе Алина Фаил кызы Латыйпова “Башкортстан Республикасы Профсоюз хезмәткәрләре оешмасы” ның Мактау грамоталары белән шәфкать туташлары Альбина Сафуан кызы Мусина, Гөлназ Мәлих кызы Насыйрова, Эльмира Фәрит кызы Сәлимованы бүләкләде. Котлыйбыз!