ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
18 ноябрь 2023, 13:40

Чакмагыш хоккее данын дәлилләп

Районыбызның хоккей сөючеләре өчен бүгенге шибә көне аеруча уңышлы булды.

Чакмагыш хоккее данын дәлилләпЧакмагыш хоккее данын дәлилләп
Чакмагыш хоккее данын дәлилләп

Төнге хоккей лигасы фестивале чикләрендә "Чакмагыш-Арена" бозында үткән өченче очрашуның ике уены да якташ спортчыларыбызның шатлыклы җиңүләре белән тәмамланды. Төшкә кадәр Чакмагышның "Трактор-М" командасының яшь хоккейчылары Уфаның "Башнефть-Переработка" командасын 6:2 исәбе белән кыйратты. Төштән соң үткән боз алышында "Трактор"ның 40 яшьтән өлкәнрәк булган тәҗрибәле хоккейчылары Уфаның "Кумпан-Затон" командасы уенчыларын 2:0 исәбе белән җиңеп, үзләрен хупларга килгән күп санлы көярмәннәрен сөендерде. Якташ спортчыларыбызны чираттагы яуланган югары казанышлары белән котлап, алда торган уеннарда да тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез! Бу хакта тулырак "Игенче" гәзитенең киләсе санында дөнья күрәчәк язмадан укып белергә мөмкин була.

Чакмагыш хоккее данын дәлилләп
Чакмагыш хоккее данын дәлилләп
Чакмагыш хоккее данын дәлилләп
Чакмагыш хоккее данын дәлилләп
Чакмагыш хоккее данын дәлилләп
Чакмагыш хоккее данын дәлилләп
Чакмагыш хоккее данын дәлилләп
Чакмагыш хоккее данын дәлилләп
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас