Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь , 18:08

Авылларда каз өмәсе гөрли, юл буена канат сипкәннәр...

Халкыбызның бик күп күңелле бәйрәмнәре, милли йолалары бар. Каз өмәсе йоласы – авыл тормышының бер бизәге булып тора.

Авылларда каз өмәсе гөрли, юл буена канат сипкәннәр...
Авылларда каз өмәсе гөрли, юл буена канат сипкәннәр...

Рәҗәп авыл биләмәсенең Яңа Бирде авылында ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләр бүген дә саклана. 18 ноябрь көнне мәдәният хезмәткәрләре, авылның уңган ханымнары барлык шартларын туры китереп, биредә “Каз өмәсе” уздырды. Борынгыдан халык йоласына әверелгән бәйрәмне авылның хезмәт сөючән, ихтирамга лаек гаиләләренең берсе – Фәрәһия Өлфәт кызы Муллаянова гаиләсендә үткәрделәр. Өмә җырлар, уен-көлке белән үрелеп барды. Рәҗәп авылы клубы мөдире Рифир Галиуллин гармунын да сыздырып җибәргәч, “Каз өмәсе” бәйрәм төсен алды. Фәрәһия апа Муллаянова быел 15 каз үстергән. Бергә эшләгәндә күңеллерәк тә, тизрәк тә эшкәртелә, дип, каз йолкуны өмә ясап үткәрделәр. Яңа Бирде авылы клубы мөдире Рузилә Нәфыйкова өмәне чын бәйрәмгә әйләндерде. Кулларына күз дә иярмәде өмәчеләрнең. Беркем дә читтә басып тормады. Җырлый-җырлый эшли торгач, бик тиз арада мамыктан арындырып бетерделәр. Мамыгы чистартылган каз түшкәләрен җитез генә өстәлгә тезеп салдылар. Һәркемгә эш җитәрлек. Апалар җәһәт кенә эч маен ала, муен тирәсендә кайнаша. Кемдер тәпи, кемдер баш, кемдер канат чистарта... Өмә дисәң дә өмә бу. Шул арада хуҗабикә белән аралашып алдым. Тулырак: алдагы санда. Автор фотолары.

Авылларда каз өмәсе гөрли, юл буена канат сипкәннәр...
Авылларда каз өмәсе гөрли, юл буена канат сипкәннәр...
Авылларда каз өмәсе гөрли, юл буена канат сипкәннәр...
Авылларда каз өмәсе гөрли, юл буена канат сипкәннәр...
Авылларда каз өмәсе гөрли, юл буена канат сипкәннәр...
Авылларда каз өмәсе гөрли, юл буена канат сипкәннәр...
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас в