ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
19 ноябрь 2023, 12:32

Баскетбол – җитезләр уены

16-17 ноябрь көннәрендә Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә БР укучыларының XXVIнче спартакиадасы исәбенә «КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасы ярышларының муниципаль этабы үтте.

Баскетбол – җитезләр уеныБаскетбол – җитезләр уены
Баскетбол – җитезләр уены

Ярышларда районның 10 мәктәбеннән 200 дән артык спортчы катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Чакмагыш беренче урта мәктәбенең ир-егетләр һәм хатын-кызлар командасы чемпион исемнәрен яулады. Икенче урынга Яңа Балтач урта мәктәбенең хатын-кызлар командасы белән гимназиянең ир-егетләр командасы лаек булды. Оченче урынны Яңа Балтач урта мәктәбенең ир-егетләр командасы белән Гимназиянең хатын-кызлар командасы уенчылары алды. Җиңүче командалар Дипломнар белән бүләкләнде. Ярыш чемпионнарына Кушнаренко районында уздырылачак зона этабында уңышлар телибез!

Баскетбол – җитезләр уены
Баскетбол – җитезләр уены
Баскетбол – җитезләр уены
Баскетбол – җитезләр уены
Баскетбол – җитезләр уены
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас