Бәйрәм митингы мәңгелек ут янына чәчәк гөлләмәләре, ал канәферләр салудан, яу кырларында баш салган батырларыбыз истәлегенә бер минут тын торудан башланып китте. Тантаналы чарада чыгыш ясаучылар ракета гаскәрләре һәм артиллерия гаскәрләренең илебез иминлеген саклаудагы өлешен, аның данлы тарихи юлын тасвирлады, кораллы көчләрнең әлеге төрендә хезмәт салган ир-егетләребезне истәлекле көннәре белән тәбрикләде, үзләренә һәм гаиләләренә иң изге теләкләр юллады.
Радик Рәүф улы башкаруындагы “Киек каз юллары” җыры барлык элекке хезмәттәшләренә булган чиксез хөрмәт һәм ихтирам, Украина территориясендәге махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга кайнар сәлам булып яңгырады. Арытаба бәйрәмдә катнашучылар “Гаилә” кинозалында хәрби-патриотик фильм карады. Дөньябыз тынычланып, махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгән һәм контракт буенча хезмәт иткән кыю егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп, кичтән муниципаль базар янындагы мәйданда артиллерия залплары яңгырады.
Артиллерия һәм ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәт үткән хөрмәтле якташларыбыз! Һәммәгезне дә бәйрәмегез белән ихлас тәбриклибез, барыгызга да сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, имин тормыш телибез.