ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь 2023, 15:50

"Алтын яшьтә" дә бәхет елмайса иде

Фестивальнең икенче көнендә Юмаш авыл биләмәсенең данын Митрә-Әюп мәдәният йорты каршындагы театр коллективы яклады. Моның өчен алар рус язучысы Валентин Красногоров иҗат иткән комедияне сайлаган.

"Алтын яшьтә" дә бәхет елмайса иде
"Алтын яшьтә" дә бәхет елмайса иде

 

Әсәр нигезендә өч ахирәт – Майя, Инна, Ларисаның язмышы сурәтләнә. “Алтын яшьләрдәге” бу өч хатын-кыз, ялгызлыкларыннан котылып, үз тормыш юлдашларын табарга карар итә. Үзара аралашу, интернет аша гына танышкан бер ир-ат белән сөйләшүләр вакытында бәхет, мәхәббәт темасы турында күп төрле эчтәлекле фикерләр яңгыратылды.

Чыннан да, 50 яшьтән өскә чыгу – хатын-кыз өчен яңа этап: күп эшләр башкарылган һәм хәзер инде, ниһаять, балаларыңа, хезмәт урыныңа,  җәмгыятькә карамыйча, үзең өчен яшәргә вакыт. Хаклы ялга чыккач, ул нәрсә эшли? Ялгыз кала һәм үзен ничек хис итә? Инде гадәткә кергән тормыш рәвешен үзгәртергә кирәкме?!

Төп рольләрне башкарган һәм режиссерда булган Резеда Нигъманова (Майя), Рәмзия Гайнанова (Лариса), Альфира Саттарова (Инна) нәкъ шушы сорауларга җавап эзли. Тамаша дәвамында сәхнәдән төшмәгән бу ханымнар һәркайсы үз геройларының асылын, аларның кичерешләрен, эмоцияләрен бик яхшы итеп җиткерә алды. Спектакльдә Ларисаның кызы Наташа һәм оныклары ролен башкарган Гөлназ, Альмир, Илина Галләмовалар, Ангелина Галиуллина, “ир-ат тавышы”н укып барган Азат Казыйханов та әсәрнең өстәмә идеяләрен ачып салуга аеруча ярдәм итте.

Сайлап алынган пьесаны сәхнәләштерү белән беррәттән музыкаль яктан бизәүне дөрес сайлау мөһим эшләрдән санала. Мәдәният хезмәткәрләренә боларны әзерләүдә Сания Хәбибуллина, Гөлнара Зарипова ярдәмләшкән.

Хөрмәтле якташларыбыз! Сезнең игътибарыгызга бер яңалык: фестивальне оештыручылар быел сезгә яңа мөмкинлек булдырды. Ниндидер сәбәпләр аркасында мәдәният йортына килеп тамашаны карый алмагансыз икән, бу мәсьәләне хәл итү юлын тәкъдим итәбез. Бирелгән QR-код аша сез район мәдәният йортының интернеттагы каналына кереп, фестивальдә катнашкан театр коллективларының чыгышларын карый алачаксыз! Хәерле сәгатьтә, дуслар!

"Алтын яшьтә" дә бәхет елмайса иде
"Алтын яшьтә" дә бәхет елмайса иде
"Алтын яшьтә" дә бәхет елмайса иде
"Алтын яшьтә" дә бәхет елмайса иде
"Алтын яшьтә" дә бәхет елмайса иде
"Алтын яшьтә" дә бәхет елмайса иде
"Алтын яшьтә" дә бәхет елмайса иде
Автор:Денис Мансуров
Читайте нас: