ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь 2023, 15:40

Гомер мизгелләре күз алдыннан үтә

Үзешчән театр сәнгатен саклау, аны үстерү һәм һәвәскәр актерларның башкару осталыгын арттыру максатында районыбызда “Театр көзе” фестивале старт алды.

Гомер мизгелләре күз алдыннан үтә
Гомер мизгелләре күз алдыннан үтә

Авыл биләмәләренең театр коллективлары арасында оештырылган иҗат бәйгесен быел  рәҗәплеләр ачып җибәрде .

Тамаша башланыр алдыннан авыл халкын муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, жюри рәисе Светлана Фларис кызы Шакирова сәламләде, мондый бәйгеләр үткәрелүнең мөһимлеген ассызыклады, фестивальдә катнашучы барлык театр коллективларына һәм аларның режиссерларына иҗади уңышлар теләде.

Рәҗәп авыл биләмәсенең театр коллективы авылдашлары һәм жюри әгъзалары хөкеменә Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Асанбаевның “Бер яшьлектә, бер картлыкта” комедиясен әзерләгән.

Күп еллар дәвамында рәттән спектакльләрдә даими катнашучы Зилә Фәйзуллина (Әкълимә) һәм Илдар Гобәйдуллин (Сәмигулла) аеруча игътибарга лаек: дөнья мәшәкатьләреннән арынып, үзешчән сәнгатькә булган мәхәббәтләре үзләрен янәдән-янә сәхнәгә менергә мәҗбүр итә. Алар һәм урындагы мәдәният хезмәткәрләре Рефир Галиуллин (Мотаһар), Рузилә Нәфыйкова (Хәдичә), Альбина Имаева (Екатерина Павловна) үз рольләрен бөтен булмышлары белән бирелеп уйныйлар – геройлары образына тулысынча керә алып, спектакльнең мәгънәсен җиткерә алдылар. Айрат Фәйзуллинның (Рәшит хәзрәт) сәхнәдәге вакыты бик озак булмаса да, ул да тамашачы сөюен яулап өлгерде, әсәрнең чишелеше дә нәкъ аның сүзләрендә чагылыш тапты.

Үзешчән артистлар осталыклары белән авылдашларын театрның мавыктыргыч дөньясына алып кереп китте, шуңа күрә дә алары осталарның һәр чыгышын алкышларга күмде, көч, дәрт, илһам өстәп торды. Нәтиҗәдә спектакль бер тында яхшы үтте.

“Театр көзе – 2023” фестивален уңышлы ачып җибәргән Рәҗәп авыл биләмәсенең театр коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Арытаба да якташларыгызны яңа сәхнә әсәрләре белән шатландырып эшләгез һәм яшәгез!

Гомер мизгелләре күз алдыннан үтә
Гомер мизгелләре күз алдыннан үтә
Гомер мизгелләре күз алдыннан үтә
Гомер мизгелләре күз алдыннан үтә
Гомер мизгелләре күз алдыннан үтә
Гомер мизгелләре күз алдыннан үтә
Автор:Денис Мансуров
Читайте нас: