ИГЕНЧЕ
-28 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь , 15:35

Үзәктә – бала хокуклары

20 ноябрь – Бөтенрусия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне.  1989 елның шушы көнендә Бала хокуклары турында конвенция кабул ителде. Ул барлык илләрдә дә  балаларны  яхшы тормыш белән тәэмин итү бурычын куя. Әлеге дата чикләрендә  муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлегендә балалар  хокуклары мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде. 

Үзәктә – бала хокуклары
Үзәктә – бала хокуклары
 
Чараның  максаты – балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук җәмәгатьчелекнең игътибарын балалар һәм өлкәннәр проблемаларына юнәлтү, алар  арасында үзара аңлашуга ирешү. Биредә иртәнге 10.00нан 13.00 сәгатькә кадәр  адвокатлар Гөлнара Әнәс кызы Авзалова, Сәлимә Сәхибзадә кызы Ильясова,  Альбина Миңнегали кызы Галиева, муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге юрист-консультанты Миләүшә Ринат кызы Кәримова,  “Башкортстан Республикасы буенча җәзаларны башкару федераль хезмәте идарәсе җинаять-башкару инспекциясе” федераль казна учреждениесенең Дүртөйледәге филиалы начальнигы урынбасары Эльвира Риф кызы Маннапова,  райондагы Гаилә хезмәте җитәкчесе Ильвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Гөлнара Шамил кызы Бакиева, муниципаль район хакимиятенең опека һәм попечительлек секторының әйдәүче  белгече Зирина Рәис кызы Арысланова теләүчеләрне балалар хокуклары һәм аларны яклау мәсьәләләре, опека һәм балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрнең юридик аспектлары буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтте.     
  Мөрәҗәгать итүчеләр балаларны бушлай спорт инвентарьләре белән  тәэмин итү, ата-аналар белән мөнәсәбәтләре, гаиләдә балалар хокукларын бозу фактлары, исәпкә теркәп кую тәртибе,  өлкәннәр тарафыннан психологик  басым һәм башка кызыксындырган сораулар буенча төпле киңәшләр һәм җаваплар алдылар. Кабул итүгә килгән гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре дә җавапсыз калмады, аларга тулы җаваплар бирелде һәм һәр сорау  игътибарга һәм контрольгә алынды. 
–  Бүген   мәгариф бүлегендә балаларга кагылышлы сораулар  буенча юридик ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарны кабул иттеләр. Мин бирегә ата-ана һәм балам укыган сыйныфның ата-аналары җәмәгатьчелеге вәкиле буларак   ике сорау белән килдем.  Аларга төрле белгечләрдән бик тулы һәм анык җаваплар алдым. Монда килүемә шатмын һәм бу чараны оештыручыларга рәхмәт белдерәм, – диде Лилия Гафарова.
Үзәктә – бала хокуклары
Үзәктә – бала хокуклары
Үзәктә – бала хокуклары
Үзәктә – бала хокуклары
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас в