

Муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында аңа “Ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү” программасы чикләрендә тантаналы шартларда Гагарин урамыннан ике бүлмәле фатир ачкычы тапшырылды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев бәхетле фатир иясен котлап, ихлас теләкләрен җиткерде.
– Яңа фатирлы булуың белән чын күңелдән котлыйм. Бу фатир соңгысы булмасын, киләчәктә гаилә корып, балалар үстереп, тагын да яхшырак һәм матуррак торакка ия булуыңны телим. Шатланып, куанып, бәхетле яшәргә язсын, – диде Реканс Фәнил улы фатир ачкычын тапшырып.
Үз чиратында Кимның опекуны, аны 5 яшьтән тәрбияләгән Ирина Ивановна Зотова да хөкүмәт тарафыннан шундый бүләк ясауларына чиксез рәхмәтле булуын белдерде.
– Муниципаль район хакимиятенә, хөкүмәтебезгә фатир проблемасын хәл итүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәтлемен. Шулай ук районыбыз опека бүлеген дә билгеләп, анда эшләүче изге күңелле, игътибарлы хезмәткәрләргә рәхмәт әйтәм. Без чиксез бәхетлебез, шатбыз. Сезнең барчагызга да сәламәтлек, бәхетле, озын гомер телим, – диде ул тыйнак кына, сөенечләре белән уртаклашып.
Фатир ачкычын тапшыру тантанасыннан соң анда катнашучылар фатирдагы шартлар белән танышты. Биредә тормыш башлап җибәрү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Яңа фатирда яңа тормыш башларга җыенучы райондашыбызның гомер юлы парлы, озын һәм сикәлтәсез булсын, киләчәктә әлеге йортның эче шат сабыйлар авазыннан гөрләп торсын иде, дигән теләктә калабыз.