

Педагог һәм остаз елы чикләрендә аның һәм сөекле гомер юлдашы Нәгыймә Һибәтулла кызының һәркайсы утыз бишәр елдан артыкка сузылган райондашларыбызга аңбелем таратуга бәйле күпкырлы хезмәтләре турында искә төшереп үтүне урынлы булыр, дип исәплибез. Гомумән, Галимовлар гаиләсенең район мәгарифенә керткән өлеше шактый зур, дияргә ныклы җирлек бар. Әкрам аганың бертуган абыйсы Закирҗан Габделгалим улы (1886-1920) да Октябрь революциясенә кадәр үк туган авылында, берничә ел Томск өлкәсенең Туш авылында мәктәптә белем бирә. Закирҗан биредә революционерларга кушыла, жандармерия охранкасы эзәрлекләвеннән качып, гаиләсе белән туган якка әйләнеп кайта. Беренче Бөтендөнья сугышы елларында да җиңелдән булмый аңа, ә Октябрь революциясе исә яшь мөгаллимгә канат куеп җибәрә. Волость үзәгендә Шәяхмәт Акчурин, Габдрахман Янбухтин һәм башка революцион рухлы авылдашлары белән совет властен урнаштыруда, волость мәгариф бүлеген ачуда башлап йөриләр. Авылларда яңа мәктәпләр ачыла, наданлыкны бетерү курслары оешырыла, халыкны мәдәни чараларга җәлеп итәләр. “Сәнәк сугышы” дип аталган чуалышлар вакытында Закирҗан Галимов ерткычларча җәзалап үтерелгән. Аның энесе Әкрам бу вакытта Уфада “Госмания” мәдрәсен татар-башкорт яшьләре мәктәбенә үзгәрткән уку йортында белем ала. Әкрам Иске Калмашта 1896 елның 22 декабрендә дөньяга килгән. Сигез яшендә аны хәзерге Кушнаренко районы Карача-Елга авылына җәдит мәктәбенә бирәләр. Биредә дини тәгълиматлар белән бергә дөньяви фәннәр дә өйрәтелә, заманы өчен шактый белемле кешеләр тәрбияләнә. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Әкрам туган авылы мәктәбенә кайтырга мәҗбүр була. 1917 елгы революциядән соң ул Уфадагы “Госмания” мәдрәсәсендә белем ала башлый. Бераздан аны икенче баскыч эшче яшьләр мәктәбе итеп үзгәртәләр, гражданнар сугышы тәмамлангач, ул беренче совет мәктәбе булып китә. Биредә белем алып чыккан укучыларны совет мәгарифен һәм мәдәниятен оештыручы-үстерүчеләр итеп тәгаенлиләр. Әкрам 1921 елда туган авылы Иске Калмашта волость китапханәсен оештыручы булып тәгаенләнә. Тәүдә Имай Акчуринның йортында урнашалар, бераздан яшьләр белән өмә ясап, иске мәдрәсә бинасын үзгәртеп төзеп, ул чакта мең китаптан торган фондка ия белем йортын оештыручы булып тарихта кала егет. Волость китапханәсе тиз арада мәгърифәт учагына әверелә: биредә китаплар, гәзит-журналларны бергәләп укыйлар, сәяси-агарту эшчәнлеге киң колач ала, яшьләр белән концерт-спетакльләр оештырыла. Волость үзәге Чакмагышка күчерелү сәбәпле,1923 ел ахырлары – 1924 ел башларында китапханә дә анда күчерелә һәм Әкрам Галимов бу эшне анда яшәүче Гариф Насыйровка тапшырып, Иске Калмаш мәктәбенә укытучы булып күчә. 1923-1924 уку елын ул гади укытучы буларак үткәрсә, 1924- 1930 елларда үзләре үзгәртеп оештырган терәк мәктәбе мөдире вазыйфасын башкара. 1929 елның 22 июнендә ул хезмәттәше – Бүздәк районы Яңа Каргалы авылында 1905 елда туып үскән, тәүдә педагогия техникумында белем алган, артабан Уфада укытучылар әзерләү институтында укып чыгып, Яңа Киндеркүл мәктәбендә мөдир, берничә елдан Иске Калмаш терәк мәктәбендә химия-биология укытучысы булып эшләгән Нәгыймә Һибәтулла кызы белән гаилә кора һәм 40 елга якын өлгеле гаилә тормышы башланып китә. Терәк мәктәбе район үзәге статусын алган Чакмагышка күчерелгәннән соң Әкрам Габделгалим улы Иске Калмаш җидееллык мәктәбендә ана теле һәм әдәбиятыннан укыта. 1934 елда Галимовлар Чакмагыш урта мәктәбенә күчерелә, 1936- 1946 елларда исә Яңа Котыда белем һәм тәрбия бирәләр. Өлкәнәя төшкәч, үз теләкләре буенча аларны Болгар авылы башлангыч мәктәбенә күчерәләр, биредә тормыш иптәше мөдир, үзе укытучы булып хезмәт салып, лаеклы ялга китәләр. Авылдагы бөтен үзгәрешләр, яңалыклар Галимовларның турыдан-туры катнашлыгында үтә. Көндез балаларны, кичләрен өлкәннәрне укыта алар, барлык җәмәгать эшләрендә башлап йөрүчеләрдән булалар. Әкрам ага оста итеп скрипкада, мандолинада уйнаса, Нәгыймәсе чигү-бәйләү түгәрәкләре оештыра. Мәктәптә төзелеш эшләре дә, мәктәп яки участогын булдыру, яшелчә-җимеш үстерү дә алар катнашлыгыннан башка үтми. Яше ярыйсы ук өлкән булу, өстәвенә шикәр чире белән җәфалануы аркасында гаилә башлыгы фронтка алынмаса да, тылда да мәшәкатьләр җитәрлек өелә. Халык арасында агитация-пропаганда алып бару, заемнар туплау, сугыштагыларга кием-салым, азыктөлек әзерләп посылкалар озату, авиаэскадрилья төзү өчен акча җыю, фронтовик гаиләләренә ярдәм оештыру кебек беткесез мәшәкатьләр эчендә дә кайный алар. “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында тылдагы фидакарь хезмәт өчен” медальләре икесенең дә күкрәген бизәп, шул еллар истәлеген хәтерләтеп тора. Икесе дә читтән торып югары белемгә ия булалар, 1935 елда аллы-артлы “Башкортстан АССРның мәгариф отличнигы” исемнәрен алалар. Әкрам Габделгалим улының тырыш хезмәте 1954 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, Нәгыймә Һибәтулла кызыныкы “Почет билгесе” һәм Ленин (1954), “Ана даны” орденнары белән бәһаланыла. Төрле елларда ия булган медальләре, күкрәккә тагыла торган билгеләре, Почет һәм мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары онык-туруннарына изге ядкарь булып саклана. Галимовларның өлгеле гаиләсендә алты бала тәрбияләнеп үсә. 1930 елда туган Ләлә әнисе кебек химия-биология укытучысы һөнәренә ия була, 40 ел Стәрлетамак, Салават шәһәрләре мәктәпләрендә белем һәм тәрбия бирә. 1933 елда туган Люция дә укытучы һөнәрен сайлый – тормыш иптәше, Совет Армиясе офицеры Наил Фазлыйәхмәт улы Кәримов белән илебезнең төрле төбәкләрендә балаларга инглиз теленнән белем бирә. Лена (1939) электротехник һөнәренә ия була, Илдус (1943) озак еллар район кулланучылар җәмгыятенең баш бухгалтеры булып эшләде. Ринат(1947) табиб һөнәрен сайлады, Равил (1952) нефть институтында белем алып, шушы тармакта хезмәт салды. Оныклар да, туруннар да төрле тармакларда күркәм хезмәт өлгеләре күрсәтә, зур уңышлар яулап сөендерә. Хаклы ялда да кул кушырып утырмый Галимовлар, кулдан килгәнчә җәмәгать эшләрендә катнашалар. Әкрам ага 1969 елда җитмеш дүртенче яшендә авыр чир белән көрәшеп вафат була, Нәгыймә ханым 1987 елда дөнья куя. Икесенең дә фидакарь хезмәтләре күп буын чакмагышлылар өчен өлге булып кала. Иске Калмаш урта мәктәбе музеенда алар турында махсус стенд урнаштырылган, урындагы заманча модульле китапханәдә дә моннан бер гасырдан артык аны оештырган Әкрам агатурында якты тарих саклана.