

18 ноябрьдә Уфада хәрби сәнгать төрләренең Төбәкара фестивале чикләрендә мас-рестлинг буенча Башкортстан Республикасының Ачык Кубогы ярышлары үтте. Анда тренер Алмаз Салават улы Ильясов җитәкчелегендә шөгыльләнгән спортчыларыбыз призлы урыннар яулады. Ир-егетләр арасында 90 кг. авырлык категориясендә көч сынашкан Илдус Гомәров – икече урынга, 80 кг. авырлык категориясендә Илдус Гомәров – беренче, Алмаз Ильясов өченче урынга лаек булды. 75 кг. авырлык категориясендә Алмаз Ильясов икенче булды.
Хатын-кызлар арасында 65 кг. авырлык категориясендә Регина Маликова икенче урынга чыкты. Үсмер егетләр арасында 80 кг. авырлык категориясендә Илгизәр Бәшәров – икенче урында, 70 кг. авырлык кагориясендә ярышларның иң яшь катнашучысы, 16 яшьлек райондашыбыз Ренат Бәдертдинов 1нче урын яулап, җиңүче булды. 60 кг. авырлык категориясендә Данил Шәрипов икенче призлы урынга чыгуга иреште.