ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
23 ноябрь 2023, 05:55

Бөтен тормыш юлы үрнәк булды

Кыю яугир-фронтовик, булдыклы җитәкче һәм кешелекле кеше, районыбызның шәрәфле шәхесе Мөхәммәт Ибраһим улы Мостафинның тууына 100ел

Бөтен тормыш юлы үрнәк булдыБөтен тормыш юлы үрнәк булды
Бөтен тормыш юлы үрнәк булды

Табигать аңа барлык күркәм сыйфатларны да мулы белән өеп биргән иде: искиткеч яхшы күңелле, кешелекле, булдыклы, эшчән, гадел, хезмәт кешеләрен күрә-бәһалый белүче, тирән акыллы, һәр кайда сүзе үтүчән, бар яклап та өлге булырлык кеше булды ул. Тугыз дистә ярым елдан артыкка сузылган һәм хәтта һәр сәгате дә туган җиренә, халкына бирелеп хезмәт итү, шушы җирне яхшырту, баета төшүгә омтылу белән үткән, дип әйтергә тулы җирлек бар. Исеме җисеменә туры килеп, ул җирдә яшәү мәгънәсен пәйгамбәр кебек изгелек-игелекләр кылуда гына күрде, исемен үзе тере чакта ук олы данга күмеп, ихтирам үзәгендә яшәде. Бөек Ватан сугышы каһарманы, аннан соң илебез икътисадын тергезү һәм яңа биеклекләргә күтәрү хакына намуслы хезмәте белән дан казанган, өлкәнәйгән көннәрендә дә якташлары өчен якты маяк булып калган булдыклы җитәкче, актив җәмәгатьче, кешелекле кеше, илебез, республикабыз, районыбыз алдындагы хезмәтләре өчен күкрәгендә орден-медальләр, күп санлы билгеләр арасында горур рәвештә “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен” билгесен дә йөрткән хезмәт ветераны Мәхәммәт Ибраһим улы Мостафинның туксан биш елдан артыкка сузылган гомер юлларындагы тирән эзләргә байкау ясау аның тууына 100 ел тулу хөрмәтен зур истәлек билгесе булыр, дип өметләнәбез. Матур табигатьле Каргалы авылында эшчән авыл уңганнары гаиләсендә 1923 елның 23 ноябрендә дөньяга килүе дә, мөселманнар өчен изге пәйгамбәр Мөхәммәт исемен алуы да ниндидер символик мәгънәгә ия кебек. Тормыш сөйгән, авылда ярыйсы ук хәллеләрдән исәпләнгән әтисе дә Ибраһим пәйгамбәр исемен йөрткән, югыйсә. Менә шушы кечкенәдән теремек, ачык йөзле, мөлаем карашлы малайга туганда ук Ходай иң изге сыйфатларны кызганмыйча өеп биргән һәм хәтта сугыш өермәсендә дә, артабан тормыш борылышларында да калкан булып, тугыз дистә елдан артык акыл-зиһен белән үз аякларында картаю бәхете бүләк иткән. Чордашлары кебек үк Мөхәммәт кече яшьтән үк авыл тормышы уртасында кайнап үскән, йортта кул арасына кергән, Каргалыдагы башлангыч мәктәптә дә, Каразирек җидееллык мәктәбендә дә яхшы өлгереше, үрнәкле тәртибе белән аерылып торган. Һәрнәрсәне тиз отып алучан, тапкыр, гадел, ачык күңелле булганы өчен аны чордашлары да яраткан һәм ихтирам иткән. Мәктәп җитәкчелеге исә кичәге укучыларына үтә җаваплы, эшләр башкаручы вазыйфасын ышанып тапшырган. Гаделлек, законлылык тантанасы өчен янган яшь егет гомерен юрист һөнәренә багышларга карар итә һәм 1941 елда республика Юстиция халык комиссариатының Уфадагы юридик мәктәбенә уңышлы имтихан тота. Немец фашистлары шул елда мәкерле һөҗүм итеп, илебез халкы өчен Бөек Ватан сугышы башлануы бер аның гына түгел, миллионлаган чордашларының барлык изге хыялларын челпәрәмә китерә, укып белемен күтәрү урынына Мөхәммәт Дүртөйле районы халык суды сәркатибе вазыйфасына эшкә җибәрелә. Беркадәр вакыттан үзебезнең районга хәзерләүләр комиссариатына агент итеп тәгаенлиләр. Дәһшәтле сугыш елларында тылда да җиңел булмый, әлбәттә, әмма яшь көчле егет дошман белән бугазга-бугаз алышырга омтыла. 1942 елның маенда аңа да солдат шинелен кияр вакыт җитә. Белемле егетне кече командирлар әзерләү мәктәбенә юнәлтәләр – фронт өчен кыю, ныклы әзерлекле җитәкче кадрлар үтә дә кирәк була. Благовещен шәһәрендә командалык итү алымнарын үзләштергәндә әтисенең вафаты турында хәбәр ала, әмма аяусыз сугыш чоры законнары янәшәдә генә булган туган авылына кайтып, газиз кешесен соңгы юлга озатырга форсат бирми. Бу хакта ул гомер буена ачынып искә алып сөйли торган була. Тәүдәрәк кече офицерлар булырга әзерләсәләр дә, фронт кече командирлар таләп итә: Мөхәммәт Мостафин сержант петлицаларын тагып, Сталинград фронтына – ут өермәсе эченә юллана. Укчылар отделениесе командиры окопларда аяусыз көрәшеп, Сталинградны азат итә, артабан Дон, Днепр елгаларын кичәләр. Булдыклы яугир, кыю командир 1944 елда кече лейтенантлар әзерләү курсын экстерн тәртибендә тәмамлап, офицер погоннарын тага. Взвод командиры буларак, күп тапкырлар яугирләрне атакаларга күтәрә. Яраларсыз да булмый, әлбәттә, әмма ул тиз арада сафка кайтырга ашкына һәм дошманга каршы яңа көч белән көрәшә. Бөек Җиңү таңын кыю фронтовик, җырда җырланганча, “Ярты Европаны азат итеп”, Австрия җирендә каршылый. Батыр егетнең күкрәген Ватан сугышы ордены, хәрби медальләр бизи. Тагын бер елдан лейтенант Мостафин демобилизацияләнеп, туган якка әйләнеп кайта. Күренекле партия-совет эшлеклесе, билгеле язучы Таһир Ахунҗановның “Лейтенантлар” романындагы кебек, ул чордагы кичәге фронтовик офицерларның һәммәсенә дә ил җитәкчелеге олы җаваплы бурычлар билгели. Мөхәммәт Ибраһим улы да, солдат киемен алмаштырып, тыныч тормышны җайга салуга керешә. Хезмәтен тәмамлап кайтып берничә көн үтүгә үк аны КПССның район комитетына пропаганда бүлегенә эшкә тәгаенлиләр. Һәр авылда, һәр хуҗалыкта булып, дүрт сугыш елы эчендә шактый какшаган эшләрне җайга салырга ярдәмләшергә туры килә кичәге фронтовикка. Ә бер елдан исә җаваплылыкның шактый зурысын йөкләтәләр – аны Таскаклы авылындагы балалар йорты директоры итеп тәгаенлиләр. Йөзгә якын ятим кызлар һәм малайлар төяк тапкан элекке авыл бае Җиһангир Сатлыгановның ике катлы йортында һәм янәшәдәге тагын бер каралтыда урнашкан әлеге хуҗалыкны иңнәренә йөкләгән 24 яшьлек егеткә шушы сабыйларның тормыш-көнкүрешләрен ямьләр өчен фронттагыча каһарманлык өлгеләре күрсәтергә туры килә. Ничек итсә итә, Мөхәммәт Мостафин биредә заманы өчен үтә яхшы шартлар тудыруга ирешә: балалар әйбәт кием-салымлы, тамаклары тук була. Үзләрендә яшелчә-җимеш, мал-туар, кош-корт үстерүнең дә ике яклы әһәмияте була: балалар кече яшьтән эшкә өйрәнеп үсәләр, өстәвенә табыннары да азыктан өзелми. Тирә-якта күрелмәгән электр уты да биредә беренче булып яна, хәтта үз пианинолары да була. Балаларны көн саен күрше Тозлыкуш җидееллык мәктәбенә йөртүне җиңеләйтү максатында яшь директор хәтта Мәскәүдән үк юллап, ул чакта дефицит булган “ЗИС” маркалы йөк автомашинасын да кайтартуга ирешә. Бу машина үзләрендәге хуҗалык мәшәкатьләрен башкарганда да бик ярап куя, күрше колхозларга да авыл хуҗалыгы кампанияләре барышында ярдәме зур була. Ятим сабыйларга һәр көнне үзләренең кино аппаратларында фильмнар күрсәтәләр, бәйрәмнәрдә, туган көннәрендә көтелмәгән сюрпризлар, тәм-том бүләк итү җаен да таба җитәкче. Аның тырышлыгы, максатка ирешүчәнлеге, кешеләр белән ипле мөгамәләсе, эшне оештыра белүе игътибарсыз калдырылмый, әлбәттә: дистә елдан аңа Чакмагыш МТСының партия оешмасы секретаре камытын кидерәләр. Ул чакта партия кайда кушса – шунда эшлисең: Мәхәммәт Ибраһим улына “Тайняш” (хәзерге “Герой”), туган Киров исемендәге колхозларда да партия оешмалары эшчәнлеген үзбиеклегенә күтәреп җитәкчелек итәргә туры килә. Таскалыдагы балалар йортын яңадан җитәкләп, Иске Калмашка күчерү белән дә шөгыльләнә әле ул бер ел. 1961 елда аңа исә тагын да олырак җаваплылык йөкләтелә – Киров исемендәге һәм элекке “Богдан” колхозларын кушып берләштергән күмәк хуҗалык идарәсе рәисе камытын кидерәләр. Фронтта, артабан тәрбияче, партия оешмасы секретаре булганда туплаган эш тәҗрибәсе өстенә Тозлыкуш, Сыйрышбаш, Таскаклы, Чуртанбаш, Кәшәк авылларын берләштергән шактый зур хуҗалыкны алып бару өчен агроном, инженер, зоотехник бурычларын да тамырдан өйрәнергә, белгечләр командасы белән тиешле мөгамәлә корып, үтә җаваплылык хисе белән эшкә җигелергә кирәк була. Уңышлар бердәм тырышлык, ныкышмалы хезмәт, һәрчак яңалыкларны кыю үзләштереп кулланышка кертү исәбенә яулана. Һәр участокта тиешенчә тәртип булдыру, хезмәт кешеләре өчен шартлар тудыру, дәртләндерү-рухландыру исәбенә уңышлар да көттерми, әлбәттә. Киров исемендәге колхоз ул җитәкләгән 25 елдан артык вакыт эчендә игенчелек һәм терлекчелектә районда гына түгел, республикада алдынгылар исәбендә булды, биредә зур төзелешләр кайнады, беренчеләр исәбендә челтәрдән су, электр энергиясе, баллонлы газ белән тәэмин ителде, заманча проект белән икешәр катлы мәдәният йортлары, мәктәпләр, идарә йорты, балалар бакчасы, уникешәр фатирлы торак йортлар, сәүдә йортлары күтәрелде, белгечләр һәм колхозчы яшьләр өчен торак йортлар салынды, ферма биналары калыкты, Сыйрышбашта заманы өчен алдынгы малчылык комплексы сафка кертелде, сугару системасы корылды, яшелчә-җимеш бакчасы оештырылды, авыллар йөзе үзгәрде, юллар салынды. Заманның бөтен техник яңалыклары беренчеләрдән булып бу колхозда үзләштерелде, иң камил техника төрләре сатып алынды, токымлы малчылык үсеш алды. Хезмәткәрләр бушлай Бөтенсоюз ял йортлары һәм шифаханәләрендә сәламәтлеген арттырды, йорт-кураларын төзекләндерде, дефицит йорт җиһазларына, шәхси техникага ия булды. Биредә күп тапкырлар район, республика, илебез күләмендә хезмәт тәҗрибәсен тарату семинар-киңәшмәләре үткәрелде. Бай, көчле хуҗалыкка идарә итеп, аның куәтен арттыра барды гына үзе. Кыскасы, 1986 елда хаклы ялга туктап, хуҗалыкны энергияле, эшлекле җитәкче Фәрит Ногмановка тапшырганда аның кассасында заманы өчен олы хәзинә – 2 миллион 19 мең сум әйләнеш акчасы була әле. Мөхәммәт Ибраһим улы хаклы ялда да тик утырмый – ветераннар хәрәкәтендә актив катнаша, яшь коллегаларына эшлекле ярдәм күрсәтеп тора. Яу кырында яулаган бүләкләре янына тыныч тормыштагы хезмәтләре өчен “Почет билгесе” ордены, “Чирәм җирләрне үзләштергән өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан”, “Хезмәт ветераны”, СССР һәм Русия Кораллы Көчләренең, Бөек Ватан сугышының юбилей медальләре, Бөтенсоюз Халык Хуҗалыгы Казанышлары Күргәзмәсенең күп санлы алтын, көмеш, бронза медальләре, бихисап “Бишьеллык алдынгысы”, “Социалистик ярышта җиңүче” һәм башка билгеләр бизәде. СССР, Русия Федерациясе, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтләре, Авыл хуҗалыгы министрлыклары, Мәгариф, Мәдәният министрлыкларның, Кулланучылар җәмгыяте идарәсенең һәм башка ведомстволарның, район җитәкчелегенең күп санлы Почет һәм Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары балалары, якыннарына да изге ядкарь булып саклана. 1995 елда күкрәгенә “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен” билгесен тагулары да хезмәтләренә олы бәһа булды. Ул берничә чакырылыш район һәм авыл Советлары депутаты булып сайланды, КПССның район комитеты әгъзасы булып торды, партиянең өлкә һәм район конференцияләрендә даими делегат булды. Бу кадәр олы казанышларга ирешүендә гаилә тормышында да бәхетле булуының өлеше зур, әлбәттә. Яшьлегендә пар канаты иткән Таскаклы авылы сылуы, педагог Наирә Сәетмәгърүф кызы белән 50 елга якын парлы гомер кичерде алар. Үзен ярты сүздән, хәтта күз карашыннан аңлаучы өзелеп яратып яшәгән гомерлек яры белән алар биш балага гомер һәм тәрбия биреп үстерделәр, белемле-тормышлы иттеләр, онык-туруннар сөю бәхетен татыдылар. Уллары Дамир Мөхәммәт улы районыбызда, республикада абруйлы, атказанган исемгә ия җитәкче булса, кызлары Лена белән уллары Данил икесе дә гомер буена район үзәк дәваханәсендә якташлары сәламәтлеге сагында торган атказанган табиблар, кызлары Лида белән Светлана да үз һөнәрләрендә алдынгы (тәүгесе укытучы, икенчесе – мәрхүмә – хакимият белгече булды), булдыклы кешеләр булып танылдылар. Аларның балалары-оныклары ирешкән уңышлар шаһиты булырга да насыйп итте әле мәкаләм героена. Район җәмәгатьчелеге 2019 елның 11 гыйнварында Мөхәммәт Ибраһим улы Мостафинны олы хөрмәт белән соңгы юлга озатты. Туган җирен игелекле эшләре белән ямьләп 95 ел гомер кичергән ил агасы туган авылы зиратында сөекле җәмәгатеннән соң егерме ике ел яшәп, аның янында соңгы төяк тапты. Халык хәтерендә сакланырлык зур эшләр, үзе турында сүрелмәс олы дан калдырып. Андыйлар беркайчан да онытылырга тиеш түгел.

Бөтен тормыш юлы үрнәк булды
Бөтен тормыш юлы үрнәк булды
Бөтен тормыш юлы үрнәк булды
Бөтен тормыш юлы үрнәк булды
Бөтен тормыш юлы үрнәк булды
Бөтен тормыш юлы үрнәк булды
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас