ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
23 ноябрь 2023, 12:05

Җиңүчебезне бүләкләдек

Билгеле булуынча, шушы көннәрдә “Игенче” гәзите сайтында “Башкортстан Республикасы” ДУП челтәре белән берлектә игълан ителгән “Супер нәнәй!” фотоконкурсына йомгак ясалды.

Җиңүчебезне бүләкләдекҖиңүчебезне бүләкләдек
Җиңүчебезне бүләкләдек

Аның җиңүчесе дип районыбызның Көсәкәй авылында яшәүче Фәһимә Дәүләтшина дип танылды. Ул иң күп санлы тавыш җыйды. Әлеге вакытта якташыбыз республика күләмендәге бәйгедә катнаша. Шушы көннәрдә без районыбызның хөрмәтле өлкәннәренең берсе булган Фәһимә апа белән редакциябездә очрашып, күңел түреннән чыккан җылы теләкләребезне дә кушып һәм бәйгедә активлыгы өчен рәхмәт белдереп, аңа лаеклы җиңүенең бүләге булган чәй сервизын тапшырдык. Фәһимә апаның артабан да ныклы саулык-сәламәтлектә, балалары-оныклары шатлыкларына сөенеп бәхетле озын гомер кичерүен, гәзитебезнең даими укучысы булып калуын телибез. Ә инде якташыбызны хуплап, республика бәйгесендә дә җиңүенә ярдәм итәргә теләгән райондашлар 20 декабрьгә кадәр “Вконтакте” социаль челтәрендәге “Безнең Башкортстан” платформасында барган тавыш бирүдә катнаша ала.

Автор:
Читайте нас