ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
23 ноябрь 2023, 12:15

“Туган ягым – җырларымда”

Билгеле булуынча, районыбызның Бәшир авыл биләмәсенең Иске Ихсан авылы республика күләмендә игълан ителгән “Аек авыл” конкурсында катнаша.

“Туган ягым – җырларымда”“Туган ягым – җырларымда”
“Туган ягым – җырларымда”

Бүген авылның мәдәният йортында шушы бәйге чикләрендә “Туган ягым җырларымда” дип исемләнгән төбәк-ара җыр бәйгесе үтте. Анда якташларыбыз искеихсанлылардан тыш, шулай ук “Аек авыл” бәйгесендә катнашкан Бакалы районының Камай, Кушнаренко районының Иске Гомәр авыллары җирлекләреннән килгән үзешчән җырчылар осталыка көч сынашты. Бәйгене Бәшир авыл җирлеге хакимияте, Иске Ихсан һәм Бәшир мәдәният йортлары хезмәткәрләре берлектә, күмәк көч белән оештырды. Чарада катнашучыларга һәр авылның тарихы, бүгенге көнкүреше, аларда яшәгән халыкны сәламәт тормыш рәвешенә, җәмгыять тормышында актив катнашуга һәм күмәк эшләргә җәлеп итү буенча башкарылганнар белән танышу да фәһемле булды. Аларның һәркайсы игътибарга алырлык, көндәлек тормышта эшчәнлекне оештырганда тәҗрибә итеп кулланырлык өлгеләр белән уртаклашты. Әлбәттә, эшләр көйле барганда, авылларда тормыш кайнап торганда җыр-моңга да урын киң була. Җыр конкурсында катнашучы үзешчәннәрнең башкару осталыгын өч район Советы сәркатипләре, башкортлар корылтаеның җирле бүлекләре вәкилләре бәһалады. Сәхнәдән туган якка һәм илебез бәйсезлеген яклап, хәрби операция бурычларын үтәгән яугирләргә багышланган җырлар яңгырады. Башкаручыларның һәркайсы үзенчәлекле тавышлары, башкару осталыгы белән сокландырды. Чара бер тында диярлек үтте. Җырчылар бәйгесендә районыбыз һәм авыл биләмәсе данын Иске Ихсан авылыннан Гүзәл Хәйруллина, Иске Бәширдән Резида Фәйзуллина, Рәфил Әрдәширов яклады. Якташларыбызның сәнгать өлкәсендәге уңышлары белән дә лаеклы горурлана алабыз. “Аек авыл” конкурсы әле дәвам итә. Райондашларыбызга бу бәйгедә тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез. Бу хакта тулырак язма белән “Игенче” гәзитенең алдагы санында таныша аласыз.

“Туган ягым – җырларымда”
“Туган ягым – җырларымда”
“Туган ягым – җырларымда”
“Туган ягым – җырларымда”
“Туган ягым – җырларымда”
“Туган ягым – җырларымда”
“Туган ягым – җырларымда”
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас