Бәйрәмгә килүчеләрне фойедан ук “Без бергә” ирекмәннәр хәрәкәтенең волонтерлары елмаеп каршы алды. Алар төрле яшьтәге ханымнарга социаль приютта тәрбияләнүче балалар ясаган открыткаларны бүләк иттеләр. Беренче урта мәктәп һәм гимназия укучылары исә кадерле әниләргә үз куллары белән ясаган чәчәкләр бәйләмен һәм брелоклар тапшырдылар. Биредә һәркем Балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең кул эшләре, Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының рәсем күргәзмәләре белән таныша алды. Монда шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы һәм батырларча һәлак булган якташларыбызның әниләре, тормыш иптәшләре, апа-сеңелләренең фотосурәтләреннән торган күргәзмә урын алды. Әниләр өчен әзерләнгән фотозона да бер генә дә гүзәл затларыбыз һәм балаларны да битараф калдыра алмады, аның алдында һәркем матур бәйрәм истәлеген фотосүрәтләрендә чагылдырып калдырырга омтылды. Үзәк район һәм Балалар модельле китапханәләре хезмәткәрләре әзерләгән күргәзмә дә күп аналарны үзенә җәлеп итте. Анда гаиләнең роле, андагы үзара мөнәсәбәтләр, традицияләр, балалар тәрбияләү турында белешмә-китаплар, альбомнар, фотосүрәтләр һәм рәсемнәр тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмәдә безгә яшәү бәхетен биргән иң кадерле кешеләребезгә рәхмәт һәм мәхәббәт хисләрен туплаган әдәбият өлгеләре белән танышу мөмкинлеге булды. Шулай ук бәйрәм дәвамында ачык шигъри микрофон эшләде. Анда катнашучылар рус, башкорт классиклары һәм якташ шагырьләребез әсәрләреннән бөек затларыбыз – аналарга багышланган дулкынландыргыч шигъри юлларны укып ишеттерде.
Бәйрәм күргәзмәләре белән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та танышып чыкты. Район җитәкчесе яу кырларында батырлык өлгеләре күрсәтеп һәлак булган егетләребезнең кадерле әниләре белән күрешеп аралашты һәм алар белән истәлеккә фотосүрәткә төште.
Чара Алик Нәбиуллин, Нәфисә Әшәрәпова, әниле-кызлы Альбина Нәбиуллина, Айгөл Кәримова һәм аларның сөекле оныгы, яраткан кызлары Сәйдә, Эльвира Федорова, Гөлназ Сәлимова, Рузил Гафаров, Ревинер Гобәев, Балалар иҗат үзәгенең вокаль төркеме (җитәкчесе Айсылу Такыянузова), Жанна Ковалева җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшь акробат кызларыбыз, Чакмагыш гимназиясенең “МОДАмуазель” ательесы һәм “ОДРИ” мода театры кием коллекцияләре (җитәкчесе Гүзәлия Галиева), Гөлшат Галләмова җитәкчелегендә балалар биюе, Эльза Сәетгәрәева җитәкчелегендәге “Кантри”, “Асылъяр” халык биюләр ансамбленең керәшен биюе чыгышлары һәм алып баручының газиз әниләргә багышланган иң якты иң ихлас теләкләргә бай матур шигъри юллары белән үрелеп барды.
Концерт бер мизгелдә узды. Әлеге искиткеч матур бәйрәм хатын-кызның иң изге бурычы – ана булуның бөеклеген тагын да тирәнрәк аңлар¬га ярдәм итте һәм катнашучы һәркемнең күңелендә якты эзләр калдырды.
Язманың тулы варианты белән гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.