

Илебездә иң газиз кешеләребезне олылап билгеләнгән якты бәйрәм уңаеннан район үзәк китапханәсендә әдәби-музыкаль кичә үтте. “Тормышның барлык асыл төсләре – синең өчен...” дип исемләнгән бу дулкынландыргыч чарада Чакмагыш гимназиясенең 9Б сыйныфы укучылары катнашты. Ул Әниләр көне бәйрәменең билгеләнә башлау тарихы белән таныштыру белән ачылды.
Билгеле булуынча, беренче укытучы да укучылары өчен икенче әни кебек иң якын кешеләрнең берсе. Әлеге чарага да 9Б сыйныфның беренче укытучысы, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы – Рәзилә Хәтмулла кызы Камалова чакырылды. Үзе дә өч кыз әнисе булган Рәзилә Хәтмулла кызы әлеге вакытта районның Балалар иҗат үзәге җитәкчесе булып эшли. Чара барышында ул элекке укучыларына үз гаиләсенең традицияләре, гаилә кыйммәтләре, үз һөнәренә булган сөюе, укучылары, тәрбияләнүчеләренә бар күңел җылысын биреп, хезмәтен яратып эшләве турында сөйләде, аларның күп санлы сорауларына җавап бирде.
Бәйрәм чарасы барышында җирдәге иң кадерле кешеләргә – әниләргә багышланган шигырьләр яңгырады. Элекке укучыларының аңа багышланган котлау чыгышлары Рәзилә Хәтмулла кызы өчен күңелле сюрприз, дулкынландыргыч бүләк булды. “Безгә тормыш һәм җылылык бүләк итүче гүзәл зат турында...” дип исемләнгән презентация һәм укытучылар турындагы видеороликлар бәйрәм чарасын тагын да тулыландырды һәм аңа ямь-төсмер өстәде. Махсус әлеге очрашу өчен китапханәчеләр тарафыннан шулай ук “Бишек тибрәтүче куллар җылысы...” дип исемләнгән китап-рәсем күргәзмәсе дә әзерләнгән иде.