ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
26 ноябрь 2023, 04:15

Бәйрәмегез белән, иң кадерле кешеләребез!

Изге затлар – хөрмәт ияләре Дөньяга яралганнан алып соңгы сәгатьләренә кадәр һәр кеше газиз әнисе белән тыгыз бәйләнештә яши.

Бәйрәмегез белән, иң кадерле кешеләребез!Бәйрәмегез белән, иң кадерле кешеләребез!
Бәйрәмегез белән, иң кадерле кешеләребез!

Дөньяга яралганнан алып соңгы сәгатьләренә кадәр һәр кеше газиз әнисе белән тыгыз бәйләнештә яши. Безне йөрәк түрендә яралтып дөньяга китергән, төн йокыларын калдырып баккан, безнең өчен янып-көйгән, сагыш-борчылуларыбызны үзенә алырга әзер торган, назлы сулышы белән чирләрдән арындырган, һәр адымыбызда каршылыклардан курчалаган, изге киңәшләре белән яшәешебезне җиңеләйтергә тырышкан әниләребез һәрвакыт безнең игътибарыбызга, ихтирамыбызга лаек. Гаиләсе, балалары, якыннарына һәрдаим хәстәрлек өстенә халык хуҗалыгының барлык тармакларында да фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәтергә, тирә-юньгә матурлык өстәргә, бөтен мәшәкатьләр уртасында да кайнарга өлгергән әниләргә ул кадәр кодрәт, көч, осталык, камиллек каян киләдер, дип сокланырга гына кала. Районыбызда яшәүче барлык әниләрне, картәниләрне, киләчәктә әни булачак бөтен мөлаем затларны ихлас йөрәктән Әниләр көне белән тәбрик итәм. Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, хезмәтегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек һәм бәрәкәт, бәхет һәм шатлык-сөенечләр, тыныч алсу таңнар, тормыштан канәгатьлек телим. Һәрвакыт сөенеп-сөелеп, олы хөрмәт-ихтирам эчендә яшәгез.

Автор:Реканс ЯМАЛЕЕВ, муниципаль район хакимияте башлыгы.
Читайте нас