ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
26 ноябрь 2023, 07:15

“Балалары имин-сау булса – ана күңеле тыныч була”

Әйе, язманың башында әйтелгән фикер белән, мөгаен, бар әниләр дә килешер. Әлеге язмабыз герое – контракт буенча хезмәт итүче райондашыбызның анасы Рида ханымның күңеленнән чыккан бу сүзләр улларының яу кырларыннан сау-сәламәт туган якларына кайтуларын теләп көтүче барлык сабыр йөрәкле, изге күңелле аналар тарафыннан да бер яңгырыйдыр төсле.

“Балалары  имин-сау булса – ана  күңеле тыныч була”“Балалары  имин-сау булса – ана  күңеле тыныч була”
“Балалары имин-сау булса – ана күңеле тыныч була”


Күптән түгел районыбызның иң зур авылларының берсе булган һәм Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең күпчелеген тәшкил иткән Рапат авылында яугирләребезнең әти-әниләре белән күркәм очрашу оештырылды. Биредә миңа сөйкемле, сабыр күңелле, мөлаем йөзле Рида апа белән танышырга насыйп булды. Аның “Татарин” позывнойлы улы Ватанга хезмәт итүне гомерлек һөнәре итеп сайлаган.
Рида апа Бүздәк районы Ахун авылында 4 балалы гаиләдә ике абые һәм бер апасыннан соң төпчек бала булып дөньяга килә. Бәләкәйдән спорт сөючән булып, җиңел атлетика буенча ярышларда катнашып, актив кыз булып буйга җитә ул. Урта мәктәпне тәмамлагач, Кумертау педагогия училищесының физик тәрбия бүлегендә укып, физкультура укытучысы һөнәрен алып чыга. Монда да ул үзенең физик яктан көчле булуын янә дәлилләп, биредәге җыелма команда составына кабул ителә, Бөтенсоюз спорт ярышларының үзәгендә кайный. 1981 елда училищены тәмамлагач, Чакмагыш районы Рапат авылына укытырга җибәрелә. Тормыш юлдашын да шушы авылда очрата ул. 1983 елда Нурзаһит Галихан улы белән чәчләрен-чәчкә бәйлиләр. Нурзаһит абый колхозда слесарь булып хезмәт сала. Алар ике балага: бер кыз һәм бер улга гомер биреп, матур тәрбия биреп үстерәләр. Кызлары Гүзәл дә тәүдә әнисе кебек укытучы һөнәренә ия була. Артабан фармацевт һөнәрен үзләштереп, район үзәгендәге даруханәләрнең берсендә эшли. Кияүләре Себер тарафларында вахта ысулы белән хезмәт сала. Аларның кызлары Эльмира медицина колледжында укый, ул да спорт ярата, волейбол буенча җыелма командада уйный. Ә уллары Марсель мәктәптә тик “5ле” билгеләргә генә өлгәшә, биюче, хоккейчы да.
“Улым урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфадагы радиоэлектроника техникумының янгын хәвефсезлеге бүлегенә укырга керде. Көзен яшьтәшләре белән бергәләп армия сафларына китте һәм шунда контракт төзешеп, артабан армия хезмәтен дәвам итәргә калды. Шуннан бирле улым хәрби кеше. Ул яшьтән үк физик яктан көчле булды, спорт яратты: милли көрәш, волейбол, баскетбол, армрестлинг белән шөгыльләнде. Мин үзем дә физкультура укытучы булгач, ул гел минем янәшәмдә үсте, физик әзерлеге көчле булды. Әтисе дә спортчы иде. Башлангыч сыйныфларда укыганда сабан туенда көрәш буенча 1нче урын яулады. Өлкән сыйныфларда районда узган биш көнлек хәрби укуларны өлгеле үтеп, уңышлары белән сөендерде. Анда ул бик яхшы күрсәткечләргә иреште, бихисап грамоталар, бүләкләр белән кайтты.
Улым десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Төрле җирләрдә булды. Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен аны Батырлык ордены белән бүләкләделәр. Вакыты җиткәч, ялга кайтып китте. Ялдан соң килгәч Суворов медален тапшырдылар.
“Балам, хәзер кайтырсың инде, ил өчен үзеңне күрсәттең”, – дигәч ул: “Әни, армия тормышы – минеке, мин аннан башка яши алмыйм!” – диде. Һәм шушы көнгә кадәр улым әлеге операциядә катнаша. Моңарчы өлкән сержант булса, бүгенге көндә ул старшина вазыйфасында хезмәт итә. Вакыты булганда, җае чыкканда хәбәрләшеп торабыз. Кызганычка каршы, әтисе 8 ел элек вафат булды. Ул да исән булса, аның өчен горурланыр иде, дип уйлыйм”.– дип сөйләп үтте Рида апа хәрби улы турында.
Әйе, ничә яшьтә булуга карамастан, нинди генә көчле булмасын, ана өчен бала – бала булып кала һәм ул аның өчен гомер буе җан атып, аны уйлап яши. Анысы хәзер үзе үрнәкле гаилә башлыгы. Тормыш иптәше белән бергә ул тәрбиялиләр. Улы да буй җитеп килә, ул йөзү белән шөгыльләнә. Гомумән, Рида апа балалары өчен дә, оныклары өчен дә җан атып, аларның уңышларына сөенеп яши. Алар балаларына лаеклы тәрбия биреп, Ватанга, Туган илгә ватанпәрвәрлек тәрбияләп үстергәннәр. Хәрби хезмәтне гомерлек һөнәр итеп сайлаган уллары да – шуның ап-ачык үрнәге.
30 елдан артык балаларга физик тәрбия биргән Рида апа бүгенге көндә хаклы ялда. Берьялгызы гына яшәсә дә, кызы, оныклары аның еш кайтып, хәлен белеп тора.
“Авылыбызда узган барлык чараларда да катнашырга тырышам. Хатын-кызлар вокал ансамблендә җырлыйм, спектакльләрдә дә уйныйм. Буш вакытларымда бәйләм бәйлим, аеруча чәчәкләр бәйләргә яратам. Бу шөгыльләрдә үземә күңел юанычы табам, бераз борчулы уйлардан онытылып торам. Дөньяда тизрәк тынычлык урнашсын иде, барыбызның да балалары исән-сау өйләренә әйләнеп кайтсыннар иде, дип теләп торам. Балалары имин- сау булса – ана күңеле тыныч була”, – диде хәрби улын көтүче ханым әңгәмәбез ахырында.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас