

Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле, сөйкемле әниләребез һәм дәү әниләребез, нәнәйләребез, картәниләребез! Район хатын-кызлар советы һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын йөрәктән иң назлы, җылы һәм якты бәйрәмнәребезнең берсе – Әниләр көне белән котлыйм! Тормышыбызда билгеләнгән күп бәйрәмнәр арасында бу көн, һичшиксез, зур әһәмияткә ия. Ул хатын-кыз, ана дигән гүзәл затка йөкләнгән бик тә җаваплы миссиянең изгелеген һәм бөеклеген ныграк аңларга ярдәм итә. Дөньяга яңа тормыш, яңа кеше бүләк итеп, аны тәрбияләп үстергән гүзәл затлар бу хөрмәтләү-зурлауга бик тә лаек. Алар – матурлык һәм илһам чыганагы. Аналарга карата игелекле, мәрхәмәтле булуыбыз рухи дөньябызның асылын ачык күрсәтә. Ана һәм бала... Алар гомер дәвамында шулай бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тормыш сукмагы буйлап атлый. Әниләр кешелек дөньясында тереклек учагын сүндермичә яшәтә. Мәңгелек ут кебек мәңгелек яшәү ялкынын алар тергезеп тора. Бу якты дөньяга килүебез белән без барыбыз да әниләребезгә бурычлы. Газиз әниләребез безгә бетмәс-төкәнмәс сөю һәм наз бүләк итә, яхшылыкка, гаделлеккә, мәрхәмәтлелеккә өйрәтә. Алар, якты кояш кебек, дөньябызга нур, җылылык, яктылык өсти. Әниләр көне – шау-шулы, зур тантаналы бәйрәм булмаса да, ул үзенчәлекле якты, изгелекле мәгънә гә ия һәм шуның белән илебезнең барлык милләтләренә дә хас булган әниләргә мөгамәләне – ихтирам, хөрмәт, бу бөек затлар алдында баш июне һәм чиксез яратуны белдерә. Билгеле булуынча, районыбызда уллары һәм гомер юлдашлары Ватаныбыз чакыруы буенча ил бәйсезлеген яклап, махсус хәрби операция бурычларын чакмагышларга хас булганча, лаеклы үтәүче апалар яши. Кызганычка каршы, арабызда шушы изге яуда улларын мәңгелеккә югалткан газиз аналар һәм яугирләрләрнең тормыш иптәшләре булган гүзәл затлар бар. Алар авыр кайгыларны сабырлык белән күтәреп, газиз ярларының дәвамы булган балаларын әтиләре үрнәгендә тәрбияләргә омтыла. Олы йөрәкле, түземле, сабыр шушы якташларыбыз өчен әлеге көн дә башкалары кебек үк ерактагы газизләре турындагы уйлар, хәстәрлекләр һәм алар өчен изге теләкләр белән бәйле. Чөнки әниләр өчен уллары ничә яшьтә булса да, ул – бала. Әмма шуны да онытмавыгызны үтенәбез – район җитәкчелеге һәм без, тоташ район халкы, барлык хатын-кызлар, сезнең шушы уйларыгызны, изге теләкләрегезне уртаклашабыз һәм сез үзегезне шушы авырлык белән бермә-бер, ялгыз калган, онытылган итеп тоймасын өчен кулдан килгәннәрнең барысын да эшлибез һәм бу эшне артабан да дәвам итәчәкбез. Әтиләре яуда булган балалар турындагы хәстәрлек тә – изге бурычыбыз. Кадерле әниләр! Бүген без сезнең алда зур ихтирам белән баш иеп, улларыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Билгеле булуынча, гаиләдә алган тәрбияне берни дә алыштыра алмый. Ә сезнең улларыгызның Ватанны, ватандашларны да саклау, Туган илгә тугры хезмәт итү бурычын сайлаган икән – ул сезнең күркәм тәрбиягез, туган җиребезне чиксез сөюегез үрнәге. Бу тәрбия коры сүз, акыл өйрәтү, үгет-нәсихәт нәтиҗәсе түгел – ул сезнең шәхси үрнәгегез. Шәхси үрнәк – тәрбия бирүнең төп нигезе. Ә инде якташ егетләребезнең югары дәүләт бүләкләренә лаек булып, лаеклы хезмәт итүе – сезнең һәм гомер юлдашларыгызның илебез иминлеген тәэмин итүгә керткән зур шәхсән өлеше. Сезнең улларыгыз – заманыбызның чын геройлары. Рәхмәт сезгә! Шушы уңайдан файдаланып, махсус хәрби операция зонасында ил чакыруы һәм йөрәкләре кушуы буенча үз ирекләре белән хезмәт иткән яугирләргә гуманитар ярдәм җыюны оештырган, бу эштә турыдан-туры катнашкан, үзләре әйберләрне хәстәрләгән һәм волонтерлар штабына, ярдәм тупланган пунктларга китергән барлык гүзәл затларга рәхмәт сүзләрен белдерәсе килә. Авыл биләмәләрендә һәм район үзәгендә туган йорт җылысын хәтерләткән ризыкларны әзерләп, җылы киемнәр хәстәрләп җибәргән, солдатларга җылы эчтәлекле хатлар язуны оештырган, яу кырында күп гомерләрне саклап калган маскировка челтәрләрен үрүдә ярдәм иткән һәм кирәкле әйберләрне алуга акчалата үз өлешен керткән барлык гүзәл затлар зур хөрмәткә лаек. Бүген республикабызда гына түгел, районыбызда идарәлек, мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы тармагында, мәдәният, эшкуарлык һәм барлык башка өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән гүзәл затлар күп. Шунысы куанычлы: алар, үзләре хезмәт салган тармакларда сокланырлык итеп эшләү белән беррәттән, гаилә учагы җылысын саклап, якыннарына, газизләренә күңел назын бүләк итүче хәстәрлекле әниләр дә. Районыбыз үсешенә лаеклы хезмәт өлешләрен кертеп, гомерләре дәвамында халык хуҗалыгының төрле тармакларында фидакарь хезмәт салган, эшләрендә уңышларга ирешкән һәм илгә лаеклы балалар тәрбияләгән, хәзер инде хаклы ялда булган өлкән яшьтәге гүзәл затлар – кадерле әниләр дә район җитәкчелеге игътибарында. Аларны юбилейлы туган көннәре белән йортларына барып тәбрикләү-хөрмәтләү дә күптән инде матур традициягә әйләнде. Шулай ук районыбызда ата-ана назыннан мәхрүм калган сабыйларны үз гаиләләсенә алып, аларның кечкенә йөрәкләрен күңел назы белән эреткән, чын мәгънәсендә Әни була алган мәрхәмәтле-шәфкатьле гүзәл затларыбыз да байтак. Алар бу балаларга гаилә бәхете татып яшәүне бүләк итеп кенә калмый, үз үрнәкләрендә чын кешеләр итеп тәрбияләү кебек җаваплы бурычны да иңнәренә йөкли. Кадерле гүзәл затларыбыз! Салкын, моңсу көз карлы-буранлы ак-саф кышка күчеп барган ел мизгелендә билгеләнеп үтелсә дә, җылылык-шатлык бөркеп, дөньяны илаһи нурга күмгән шушы матур бәйрәм көне сезгә шат елмаюлар һәм чәчәкләрне мөмкин кадәр ныграк бүләк итсен, йөрәкләрегезне саф мәхәббәт, сөю һәм игътибар – ихтирам хисләре белән баетсын, ихлас җан җылысы белән сөендерсен иде. Бар гомерегезне багышлап, күңел назыгызны биреп үстергән балаларыгызның игелекшатлыкларын күреп, алар белән горурланып яшәргә язсын. Һәрвакыт шулай тормышны яратып, шат күңелле, сөйкемле һәм кадерле әниләр, дөньядагы иң газиз затлар булып калыгыз!