

Гүзәл Радис кызы Шәяхмәтова гүзәл табигатьле, елгалар, урманнарга бай Тукай авылында 1981 елда Радис белән Мөнирә Нәҗмиевларның гаиләсендә тәүге кыз бала булып дөньяга килгән. Гаиләдә ике кыз бала үсә, Миләүшә өлкәннәре була. Озак та үтми алар гаиләләре белән Яңа Балтач авылына күченәләр. Миләүшә биредә 1нче сыйныфка укырга керә. 11нче сыйныфны тәмамлагач, 1998 елда ул урта һөнәри техник училищега тегүче һөнәре буенча укырга керә. 1999 елда укуны тәмамлагач, Бикмәт авылына Шәяхмәтовлар гаиләсенә килен булып төшә.
Яшь килен белән тормыш иптәше Данил бик матур итеп дөнья корып җибәрәләр. 2000 елда тату гаиләне ямьләп тәүге балалары – уллары аваз сала. 2001 елда кызлары Дилә туа.
“Икебез дә бик нык балалар яратабыз. Шунлыктан тагын бер бәби алып кайтырга булдык. 2008 елда көтеп алган кызыбыз Милена дөньяга килде. Бикмәттә мәктәп ябылу сәбәпле күрше Яңа Коты авылыннан өй сатып алырга булдык. Өебезне котлап, 2010 елда дүртенчегә кызыбыз Диана дөньяга килде. Кайнанам исән чакта: “Син, кызым, бала күплектән курыкма, бала табу –үзе бер бәхет ул”, – дип әйтә торган иде. Әнкәй үзе дә биш бала әнисе иде. Бер аз дөньяны ныгыткач, бер-бер артлы 2014 елда бишенчегә улыбыз Данияр, 2015тә алтынчыга төпчегебез – кызыбыз Дарина тудылар. Мин үзем ике генә балалы гиләдә тәрбияләнеп үскәч, бәләкәй чакта күп балалы гаиләләргә карап: “Эх, нигә бездә дә балалар шулай күп түгел икән”, – дип уйлый торган идем”, – дип сөйләп үтте бәхетле ана.
Тату, ишле гаиләдә үскән балаларга матур тәрбия бирелә. Өлкәннәрне ихтирам итү, дуслык,татулык, Туган илне сөю, эшсөярлек кебек күркәм сыйфатларга да балалар иң тәүдә гаиләдә өйрәнә, әти-әни тәрбиясеннән, гаилә мөнәсәбәтләреннән күңеленә сеңдерә. Махсус хәрби операция зонасында мобилизацияләнгән өлкән уллары хәрби бурычларын намус белән үти. Әти-әнисе, бертуганнары, туганнары аның исән-сау әйләнеп кайтуын теләп тора. Кызлары Дилә кибеттә администратор булып. Калган дүрт бәләкәчләре Яңа Коты авылы мәктәбендә белем алалар.
Миләүшә тормыш иптәше белән Яңа Котыда терлекчелек фермасында тырыш хезмәт салалар. Райондашыбыз 2016 елның 29 февралендә Республикабыз Башлыгы Рөстәм Хәмитов Указы белән “Ана даны” медале белән бүләкләнде. Әлеге дәрәҗәле медальгә ул бала тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда аеруча зур тырышлыклары өчен ия булды.
“Мин гаиләмнән бик тә канәгатьмен, чөнки мин – яраткан әни, сөекле хатын. Шуңа күрә мин үземне бәхетле дип саныйм”, – ди 6 балага гомер биргән, тормыш юлдашына сөекле, тугры хатын булган бәхетле ханым.