ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
26 ноябрь 2023, 05:10

Әниебездән үрнәк алып яшибез

Безнең әниебез Фируза Мөҗәһит кызы Гаскәрова (Кучумова) 1939 елның 29 ноябрендә (документлары буенча 1940 елның 1нче гыйнварында) Шаран районы Шаранбаш-Кенәз авылында дөньяга килгән. Ишле гаиләдә ул икенче бала була.

Әниебездән үрнәк алып яшибезӘниебездән үрнәк алып яшибез
Әниебездән үрнәк алып яшибез

 Апасы Венерага сердәш, ә дүрт энесенә яраткан апа була ул. Әниебез кечкенәдән белемгә омтылып үсә. Туган авылында белем алгач, ерак Үзбәкстанга чыгып китә. Апасы белән бергә Андижан шәһәрендә югары белемгә ия булалар, химия һәм биология факультетын тәмамлый. Балалар бакчасында эш тәҗрибәсен башлый. Вакыт үтү белән ул туган якларга кайта һәм кабат башлангыч мәктәптә һөнәре буенча эшен дәвам итә. Бер ел эшләгәч, аны Тайняш урта мәктәбенә химия, биология укытучысы итеп күчерәләр. Нәкъ шушы мәктәптә эшләгән әтиебез Дамир Ильяс улы Гаскәров белән 1969 елның җәендә гаилә коралар. Яшь гаиләнең сөенече булып дүрт сабыйлары дөньяга килде. Әни белән әти бик тату гомер иттеләр. Бергә гомер иткән әниләренә дә хөрмәт күрсәтеп, аны кадерләп, тәрбияләп карап, ахырда соңгы юлга озатты кадерлеләребез. Әти белән әни икесе дә мәктәп тормышында актив эшчәнлек алып барды. Кичке укулар оештырдылар, әниебез хатын-кызлар советы рәисе дә булды. Тырыш хезмәтләре өчен алган бик күп грамоталары, Рәхмәт хатлары фидакарьлекләрен исбатлый. Ләкин иң мөһиме – авылда аларның халык арасында абруйлары, еллар үткәч тә ата-аналарның, укучыларының искә алып, рәхмәт сүзләре җиткерүедер, мөгаен. Без – аларның ике кызлары һәм ике улларының тырышып укулары, спорт сөюләре, кирәкле һөнәр алып, бүген үзаллы дөнья көтүләре дә әниебез өчен зур шатлык һәм сөенеч. Кызганыч, әтиебезнең арабыздан китүенә 11 ел тулып үтте. Хаклы ялга чыккач, алар икесе дә дин юлында булдылар. Әниебез бүген 5 вакыт намазын калдырмый, догалар укып, бөтен кешеләргә изгелек нурлары чәчә. Укытучылар нәселен дәвам итүебезгә, балаларга белем һәм тәрбия бирүгә үз өлешебезне кертүебезгә без бик шатбыз. Гомум алганда, без – Гаскәровларның хезмәт стажыбыз 210 ел тәшкил итә. Безнең укытучылар нәселе турында “Башкортстан” гәзитенең быелгы бер санында чыккан зур мәкалә дә нәкъ нәселдән килгән белемгә омтылыш, яшь буынга тәрбия, белем бирү теләген ачык дәлилли. Бүгенге көндә кызы Шәүрә, улы Илгизәр, киленнәре Гүзәл һәм Айгөл, яраткан эшебезгә тугры калып, хезмәт салабыз. Оныклары Гаяз, Эльза да югары педагогик белемгә ияләр. Балалары, туганнары җыелганда: “Безнең өйдә гаилә педсоветы үтә”, – дип үзебезчә шаяртабыз да әле. Бүгенге көндә кадерле әниебез Чакмагыш авылында улы Илгизәр, килене Гүзәл, оныклары Илнар, Назгөл бергәләп матур гомер кичерәбез. Ул әле дә дини белемен үстерә, безгә кирәкле киңәшләр бирә, һәр яклап безне кайгырта, безнең өчен шатланып яши. Үз әти-әнисе дә бик күп еллар Шаранбаш-Кенәз авылында белем биргәннәр. Әниебез укытучы булса, апасы Венера (мәрхүмә) бик күп еллар Шаран районы үзәгендә балалар бакчасында җитәкче булып эшләде. Әнием Әниемне бүген тагын күрдем. Назлап сөйдең мине башымнан. Кулларыңны салып иркәләдең, Бала чагым үтте каршымнан. Әниләрнең җирдә изгелеген Үлчәп булмый салып бизмәнгә. Рәхмәт сиңа, әнкәй, барысы өчен, Фатихаңны биреп килгәнгә. Әниемне төшләремдә күрдем: Сагынгандыр инде, күрәсең, Эшләремне ташлап кайтам сиңа, Син бит безгә бәхет бирәсең. Әниләрнең җирдә мәрхәмәтен, Яхшылыгын санап бетмәслек. Аллаһ сезгә бирсен бәхет, шатлык, Кояш гомерен мәңге сүнмәслек. Әни, тагын кайттым яннарыңа, Төшләремне шулай юрадым. Озак кайта алмаганмын икән, Фатихаңны, әнием, сорадым. Әни сөйде мине башларымнан, Кулы белән чәчне сыйпады. Күңелемнең сусауларын басып, Тәмле чәйләр белән сыйлады. Әни бирде миңа фатихасын,— Мин бәхетле кеше дөньяда! Әниемнең һәрбер сүзләреннән Минем күңелемә моң ага. Күпме педагогик тәҗрибә, мәктәп еллары үтелгән. Быелгы Укытучы һәм остаз елында әниебезне данлыйсы, аңа рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Якынлашып килгән Әниләр көне һәм 84 яше тулу уңаеннан аңа алдагы елларда да матур гомер юлы телибез, сәламәт булып, балалары һәм оныклары хөрмәтендә бәхетле гомер кичерергә язсын, дигән изге теләкләребезне юллыйбыз

Автор:Гүзәл Гаскәрова.
Читайте нас