ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
25 ноябрь 2023, 19:00

Үзләре - кечкенә, җиңүләре - зур

"Ястребы" командасының 2016нчы елда туган уенчылары Русиянең төрле төбәкләреннән килгән 6 команда арасында көмеш медальләр яулады!

Үзләре - кечкенә, җиңүләре - зурҮзләре - кечкенә, җиңүләре - зур
Үзләре - кечкенә, җиңүләре - зур

24-26 ноябрь көннәрендә Можга шәһәрендә шайбалы хоккей буенча " Хрустальная шайба" турниры уздырылды. Ижау, Краснокамск, Арск, Казан, Киров шәһәрләре командалары арасында "Ястребы" уенчылары лаеклы икенче урын алып, көмеш медальләр яулады. Район йөзең яклап, алар Русиянең төрле төбәкләреннән җыелган көчле командаларны бербер артлы җиңеп, Ижау уенчыларына гына 5:4 исәбенә җинелде. Кечкенә килеш зур җиңүләр яулаган "Ястребы" командасы һәм тренер Арсен Альберт улы Гайсинны чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас