ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
27 Ноября 2023, 04:15

Республикада бер Русия чемпионы – безнең районда

Районыбыз спортчылары даими рәвештә югары үрләр яулап, җирлегебезнең спорт данын ерак төбәкләрдә дә ныгыта. Алар узган атна ахырында Владимир өлкәсенең Суздаль шәһәрендә юниорлар һәм юниоркалар арасында мас-рестлинг буенча үткән Русия беренчелегендә дә уңышлы чыгыш ясады. 24-26 ноябрь көннәрендә дәвам иткән ярышларда илебезнең төрле төбәкләреннән йөз илледән артык үсмер көч сынашты.

Республикада бер Русия чемпионы – безнең райондаРеспубликада бер Русия чемпионы – безнең районда
Республикада бер Русия чемпионы – безнең районда


Бу мәртәбәле бәйгедә Чакмагыш Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тренер Алмаз Салават улы Ильясов җитәкчелегендә шушы спорт төре буенча шөгыльләнүче яшь райондашларыбыз уңышлы чыгыш ясады. 14-15 яшьлек спортчылар арасында 70 кг. авырлык категориясендә көч сынашкан Нияз Мостафин Русия чемпионы исеменә лаек булды. Шул ук категориядә ярышкан янә бер спортчыбыз Булат Сәлахов тик ярымфиналда гына көндәшенә оттырып, өченче призлы урынны яулауга иреште.
Нияз әлегә республикада мас-рестлинг буенча Русия чемпионы исемен яулаган бердән-бер спортчы. Башка яшь категорияләрендә дә әлегә бу дәрәҗәгә ирешә алган башкортстанлылар юк.

Республикада бер Русия чемпионы – безнең районда
Республикада бер Русия чемпионы – безнең районда
Республикада бер Русия чемпионы – безнең районда
Автор:Луиза Абдрахманова, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры.
Читайте нас