ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
28 ноябрь 2023, 15:50

Алар – Ватаныбызның лаеклы уллары

Газиз улларын махсус хәрби операциядән көтүче әти-әниләр белән җылы очрашулар үткәрү дәвам итә. Күптән түгел мондый күркәм чара Рапат урта мәктәбендә үтсә, аның чираттагысы Яңа Коты  мәктәбендә оештырылды.  

Алар – Ватаныбызның лаеклы уллары
Алар – Ватаныбызның лаеклы уллары
 
Мәктәпнең тамашалар залын әлеге авыл биләмәсеннән чыккан махсус хәрби операциядә катнашучы батыр егетләребезнең фотосурәтләре, мәктәп укучыларының, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең “сугыш”, “тынычлык”, “батырлык” темасына рәсемнәре, үз куллары белән ясалган эшләнмәләре бизәде. Биредә шулай ук авыл китапханәсе китапханәчесе Неля Азизова әзерләгән  туган ягыбызга багышланган китап-папкалардан торган  күргәзмә  дә чарада катнашучыларда зур кызыксыну  уятты.
Очрашуны район мәдәният йортының халык иҗаты буенча методисты Луиза Фрит кызы Ишморатова бик эчтәлекле итеп алып барды. 
Яңа Коты авылы биләмәсе башлыгы Фәнзир Фәнзил улы Мөхәммәдиев барлык әти-әниләрне сәламләп, лаеклы уллар тәрбияләп үстерүләре өчен рәхмәт белдерде.  Шулай ук ул Айдар  Насыйров һәм Руслан Хафизовның гуманитар ярдәмне илтеп тапшыру буенча күрсәткән ярдәмнәрен, районда эшләгән оператив штаб эшчәнлеген билгеләп үтте.  Биләмә башлыгы һәммәсен дә һәрчак шулай бердәм, бергә булырга чакырды. 
Муниципаль район хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова яугирләребезнең әти-әниләре, якыннары, туганнары алдында чыгыш ясап, муниципаль район хакимиятенең яугирнең  һәр кайсы белән тыгыз бәйләнештә булуын, район  халкы исеменнән  ватанпәрвәр, лаеклы уллар тәрбияләүләре өчен алларында баш иеп, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Урындагы һәм район мәдәният йорты артистларының концерт номерлары сезне беразга гына булса да тормыш мәшәкатьләреннән, авыр уйлардан оныттырып торсын, кәефләрегезне күтәрсен”, – диде ул әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп.
  “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының райондагы социаль координаторы Резидә Зәкәрия кызы Ильясова барлык әниләрне дә  әлеге фонд һәм башкорт хатын-кызлары җәмгыяте каршындагы хәрби хезмәткәрләрнең әниләре һәм хатыннары комитеты исеменнән узган   Әниләр көне белән котлап үтте. 
“Махсус хәрби операциядә катнашучының, хәрби кешенең әнисе булу җиңелләрдән түгеллеген үземнән дә беләм. Чөнки мин махсус хәрби операциядә катнашучы офицерның әнисе. Улым әлеге вакытта госпитальдә. Безнең кебек гаиләләргә ярдәм итү максатыннан апрель аенда Президентыбыз Владимир Владимирович Путин Указы нигезендә “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды оештырылды. Ул  юридик, психологик ярдәм, түләүләр, шифаханә-курортларда дәвалану мәсьәләләре буенча  төрле юнәлешләрдәге ярдәм чараларын күрсәтүдән гыйбарәт. Ноябрь аеннан мондый фонд безнең Чакмагышта да  эшли башлады. Мин аның социаль координаторы. Тиздән район үзәгендә аның кабинеты ачылачак. Әгәр дә чарадан соң ниндидер сорауларыгыз туса, миңа  мөрәҗәгать итә аласыз.  Мин сезгә һәрчак ярдәм итәргә шат” – диде Резидә Зәкәрия кызы “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды эшчәнлеге белән таныштырып.
Хакимият башлыгының махсус хәрби операция сораулары буенча киңәшчесе Айдар Фәнил улы Насыйров  әти-әниләргә улларына дөрес тәрбия бирүләре өчен рәхмәт әйтеп, алар өчен горур һәм тыныч булырга чакырды.  
  Күркәм чара барышында Луиза Фрит кызы видеопрезентация ярдәмендә яугир егетләребез һәм аларның әти-әниләре белән якыннан таныштырып үтте. Очрашу   Яңа Коты авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре, район мәдәният йорты сәхнә осталарының җырлы-моңлы чыгышлары белән үрелеп барды. Ихлас күңелдән башкарылган тирән мәгънәле, күңелгә үтеп керердәй җырлар, гармун моңнары, дәртле биюләр махсус хәрби операциядә катнашучыларыбызның якыннарының күңеленә хуш килгәндер һәм аларның күңелен күтәргәндер, дип ышанасы килә.
Алар – Ватаныбызның лаеклы уллары
Алар – Ватаныбызның лаеклы уллары
Алар – Ватаныбызның лаеклы уллары
Алар – Ватаныбызның лаеклы уллары
Алар – Ватаныбызның лаеклы уллары
Алар – Ватаныбызның лаеклы уллары
Алар – Ватаныбызның лаеклы уллары
Алар – Ватаныбызның лаеклы уллары
Алар – Ватаныбызның лаеклы уллары
Алар – Ватаныбызның лаеклы уллары
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: