ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
28 ноябрь 2023, 15:30

Контракт хезмәте – ир-егетләр өчен генә түгел

 Йөрәк чакыруы буенча Ватанны сакларга МХО гә хатын-кызлар да бара

 

            Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылыш тәмамланганнан соң, гражданнар контракт буенча хәрби хезмәткә барырга теләүләре турында ешрак мөрәҗәгать итә башладылар. Бу, беренче чиратта, югары патриотик рух арту булса, җиңел  булмаган вакытларда Ватаныбызны яклау теләге белән дә бәйле. Андыйларга бүген РФ Оборона министрлыгы Ватаныбызны саклау буенча хәрби бурычын батырларча үтәүче егетләр белән бер сафка басарга мөмкинлек бирә.

 

Йөрәк чакыруы буенча Ватанны сакларга МХОгә хатын-кызлар да бара. Күпләр өчен бу күренеш гадәти түгел. Ләкин батыр, курку белмәс, көчле ир-егетләр белән беррәттән хатын-кызлар да ил мәнфәгатьләрен яклый.

Сания ханым (исеме үзгәртелде) ике ай элек кызын МХО гә озаткан.

–          Сез бу хәбәрне ничек кабул иттегез?

–          Кызым А.ның мондый карарга килүен белгәч, җиңел булмады. Ул, укуын тәмамлагач, озак, еллар авылда фельдшер булып эшләде. Махсус хәрби операция башлангач, “яугир якташларыбызга ярдәм итәсем килә, монда тыныч кына яши алмыйм”, – диде.

–          А.ның әтисе каршы килмәдеме?

–          Без инде хәзер олы яшьтәбез. Кызыбыз тормышка чыгып өлгермәде әле. Якташ егетләребезгә ярдәм итү теләге аның йөрәк түреннән чыкты. Шуңа да без киңәшләштек тә, каршы килмәдек.

–          Кызыгыз белән хәбәрләшеп торасызмы?

–          Әйе, ике көнгә бер шалтырата. Андагы хәлләрне сөйләргә яратмый. Тән җәрәхәтләре алучыларга кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Йөрәкләрем өзелеп тора инде. МХО тизрәк тәмамланып, балакайлар исән-имин туган якарга әйләнеп кайтсын иде.

 

Исегезгә төшерәбез: МХОдә катнашу өчен контракт төзергә теләүчеләр район хәрби комиссариатына яки контракт буенча РФ Кораллы Көчләренә кабул итүнең мәгълүмат эшчәнлеге буенча җәмәгать киңәшчесе Айдар Фәнил улы Насыйровка мөрәҗәгать итә ала.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: