+24 °С
Яңгыр


Туры эфирны трансляцияләү 19.00 сәгатьтә башланды. Төбәк җитәкчесе республика халкын борчыган сорауларга җавап бирәчәк. "Туры элемтә" республика халкын сәламләүдән башланды. Радий Фәрит улы Хәбиров 1000гә якын сорау килүен билгеләп үтте. "Барысына да җавап биреп өлгереп булмаячак, әмма кайберләре эфир барышында яңгыраячак. Бер генә сорауны да игътибарсыз калдырмаячакбыз", –дип белдерде Республика Башлыгы.