ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 ноябрь 2023, 14:15

Гәзиткә языл һәм бүләк от!

Декабрь аена да аяк басабыз. Ә бу инде яраткан матбугат бас маларына язылырга бик аз гына вакыт калып бара, дигән сүз.

Гәзиткә языл һәм бүләк от!
Гәзиткә языл һәм бүләк от!

 Безнең зур адымнар белән алга барган заманда барлык яңалыкларны интернет челтәреннән күзәтеп барып була, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килсә дә, почта тартмаларын ачып алып кереп, гәзит журналларны кулга тотып, типография буявы исе аңкып торган өр-яңа басманы кулга тотып укудан да уңайлырак, рәхәтрәк вариант әлегә уйлап табылмаган, дип тулы ышаныч белән әйтә алабыз. Чөнки телефон яки компьютер экранына текәлеп, күзләрне кысып уку һич кенәдә сәләмәтлек өчен файдага булмаганлыгын һәм уңайлы түгел икәнлеген аңыбыз белән тоеп, аңлап торабыз. Ә инде йортка килгән гәзит журналларга өстәп, кыйммәтле бүләктә тапшырылса, бу исә — гомерлеккә күңелләрдә кала торган зур сөенеч. Агымдагы язылу кампаниясендә дә гәзит укчыларыбызны сөендереп, “Республика Башкортстан” Нәшрият йорты әбүнәчеләр арасында зур бүләкләр отышын үткәрергә ниятли. Моның өчен бары тик 2024 елның тәүге алты аена яки тоташ елга Нәшрият йорты филиалларында дөнья күргән ике данәдән дә ким булмаган күләмдә гәзит-журналга язылырга гына кирәк була. Аларның квитанцияләре күчермәләрен  конвертка салырга, аның тышына “Подпишись и выиграй” дип тә язып, 450079, г.Уфа, ул. 50летия Октября, д. 13 адресы буенча басма матбугатны тарату бүлегенә җибәрергә кирәк булачак. Бу хатлар 15 гыйнварга кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: 8(347) 2269954, 8(347)226 9950. Бүләкләр отышына барлык төр квитанцияләр – почта бүлекчәләрендә, почтальоннарда, редакцияләргә килеп язылган һәм электрон вариантта язылу турында тутырылган күчермәләр дә кабул ителә. Ә бүләкләр, чыннан да, бик саллы. Алар арасында кар чисткарткыч җайланма (снегоуборщик), тузан суырткыч робот, ноутбук, зур диа гональле телевизор, туңдыргыч бар. Моңа кадәр алдагы язылу кампанияләрендә гәзит укучыларыбыз даими рәвештә дип әйтерлек шундый зур призлар иясе булдылар. Шунысында сер итеп кенә әйтик, телевизор кебек зур бүләкләр безнең район биләмәсен бигрәктә үз итте. Бүләкләр отышы 2024 елның гыйнварында БСТ телеканалында үтәчәк. Акция турында тулырак белешмәләрне шулай ук rbsmi.ru. сайтыннан да алырга була. Без райондашларыбызны гәзит журналлар белән дуслыкны ныгытуны язылу кампаниясенең ахыргы көннәренә калдырмый, кичекмәстән үк башкарып куярга тәкъдим итә без. Яңа ел бәйрәменә әзерлек ыгызыгысында бу хакта онытып калу, финанс ягы да үзен сиздерергә мөмкин булу ихтималы зур. Яңа елда да бергә калыйк, дуслар!

Автор:МӨХӘРРИРИЯТ
Читайте нас: