+24 °С
Яңгыр


Бу эшне төбәк башкаласының 450 еллык юбилеен билгеләгәннән соң, барлык документлар әзер булгач, башлячаклар. Реконструкциянең хакы 200 млн. сум булыр дип көтелә. Һәйкәлне махсус павильонга алып китеп тәртипкә китерәчәкләр. Бу вакыт дәвамында аның нигезен (постаментны) ныгытачаклар яки яңартачаклар. Бу эшләрне бер елда гына тәмамлау мөмкин түгел. "Салават Юлаевны бөтенләйгә алып куячаклар", – дигән гайбәтләр нигезсез, дип ассызыклады Радий Фәрит улы.