

Ул ноябрь аенда җирлегебездә игълан ителгән тәмәке тартуга, алкогольле эчемлекләр һәм наркотик матдәләр куллануга бәйлелекне профилактикалау айлыгы чикләрендә оештырылды. Чараны Яшьләр үзәге, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты белгечләре, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре берлектә әзерләп үткәрде.
Әлеге күләмле чараның эстафеталары “Зарарлы гадәтләргә каршы спорт” девизы белән үтте. Анда Чакмагышта һәм районыбызның авыл биләмәләрендә яшәүче гаиләләр вәкилләре үз көчләрен сынап, ГТО комплексында каралган нормативлар буенча бирем-күнекмәләр үтәделәр. Ярышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнеп бүләкләнде. Спорт чарасында катнашкан якташларга татлы күчтәнәчләр тапшырылды.
Районыбызда яшәүче гаиләләрнең сәламәт ялын оештыру, балаларда физикультура һәм спорт белән даими шөгыльләнү омтылышын формалаштыру максаты белән оештырылган бу чара аларда бердәмлек, коллектив ныклыгы кебек сыйфатларны да тәрбияләүгә булышлык итә.