ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
30 ноябрь 2023, 12:10

Бүген Русия Федерациясе гербы көне

Патриотик тәрбия гомуми тәрбия процессының бер өлеше булып тора. 

Бүген Русия Федерациясе  гербы көнеБүген Русия Федерациясе  гербы көне
Бүген Русия Федерациясе гербы көне

Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалы тулай торагында Русия Федерациясе Дәүләт гербы көненә багышланган патриотик чара үткәрелде. Студентлар чарада Русия гербының барлыкка килү тарихы һәм аның безнең дәүләт өчен әһәмияте турында белделәр. Шулай ук алар бик теләп "Русиянең дәүләт символлары" дигән викторинада катнашты. Фирүз Әлимгулов, Артур Сухов, Азат Хаҗиев, Александр Тимергазин, Вилнур Якупов анда аеруча актив булдылар. Чыганак: “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге “Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалы” төркеме.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас