

– Гөлнара, абыең белән безне таныштырып кит әле.
– Без гаиләдә өч бала үстек. Олы абыем Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалын тәмамлагач, ике ел Алтайда хәрби бурычын үтәде.
– Аның балачак хыялы нинди булды?
– Кечкенәдән олы йөрәкле булды абыем, ветеринар булырга хыялланды. Хәрби бурычын үтәп кайткач, туган авылында берникадәр вакыт ветеринар булып эшләп йөрде. Татарстан Республикасының Азнакай районында ферма мөдире булып эшләде. Туймазы шәһәрендә төзүчелек белән шөгыльләнде, аннары Себер якларында хезмәт салды.
– Ул үскәндә ниләр белән кызыксынды?
– Йомшак күңелле булса да, үзе көчле минем абыем. Балачактан көрәш белән мавыкты, бер Сабантуйдан да иң олы бүләк – сарыксыз кайтканы булмады.
– Махсус хәрби операциягә бару карарын ишеткәч, җиңел булмагандыр?
– Әни бик көяләнде инде. Абыйның үз гаиләсе: тормыш иптәше, өч баласы бар. Алар аны сагынып көтеп торалар. 6 октябрьдә менә ике атнага ялга кайтты. Абый андагы хәлләрне бөтенләй сөйләргә яратмый. Әкрен генә сорашам, артыгын сөйләп бармый. Ел ярым эчендә ике тапкыр ялга кайтып китте.
– Махсус хәрби операция тизрәк тәмамланып, яугир якташларыбыз туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсын инде!