

Экстремизм һәм террорчылык XXI гасырда кешелекнең иң хәвефле проблемаларына әверелде. Террорчылык кешеләрне урлау, тоткынлыкка алу, самолетларны алып китү, бомба шартлату очраклары, милли һәм дини конфликтларда көч куллану, аларны тормышка ашыру турында турыдантуры янаулар кебек һәм башка барлык формаларында тоташ дәүләт һәм җәмгыять иминлеге өчеҗитди куркыныч тудыра. Илебезнең чит дәүләтләрдән бәйсезлеген, Донбасста яшәүче ватандашларыбызның хокукларын яклау максаты белән махсус хәрби операция игълан ителгәннән соң әлеге хәвеф күп тапкырга артты дисәк тә, һич хата булмас. Шуңа да илебездә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору проблемасы – хәвефсезлекне дәүләт дәрәҗәсендә тәэмин итүдә иң мөһим бурычларның берсе. Хәзерге вакытта Русиядә экстремизм һәм террорчылык таралуга каршы көрәшне тәэмин итә торган нормалар булган норматив-хокукый документлар гамәлдә. Террорчылык актының төп куркынычы шунда – аңа алдан әзерләнү, булдырмый калу бик авыр. Шуңа күрә гражданнарга һәрвакыт сак булырга кирәк. Һәм бу күренештән саклану максатында барлык яшьтәге гражданнарга мәгълүмат җиткерү, алар арасында аңлату эшчәнлеген алып бару мөһим. Бу эшне үсеп килүче яшь буын вәкилләре белән үткәрү – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Боларны күз уңында тотып, безнең Митрә-Әюп авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән берлектә террорчылык һәм экстремизмга каршы тору ысулларын үз эченә алган искәрмәлекләр тарату буенча урам акциясен оештырып үткәрде. Чара барышында авылдашларга әлеге хәвефле күренешләр турында сөйләп, террорчылык актлары һәм аларның нәтиҗәләре хакында мәгълүматлар җиткердек. Шулай ук Җир шарының, илебезнең төрле төбәкләрендә башкарылып, кешелексезлеге, вәхшилеге белән дөньяны яңгыраткан эре террорчылык актлары турында да сүз барды. Акция ахырында авылда яшәүчеләргә кисәтү мәгълүматлары урын алган искәрмәлекләр таратылды. Мондый чаралар үсмерләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә фәһемле тәрбияви әһәмияткә ия, дип исәплибез.