ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
30 ноябрь 2023, 06:05

Үрнәк авылында каз өмәсе гөрләде

Үткән атнада Үрнәк авылында яшәүче үрнәкле гаиләләрнең берсе – Гөлназ белән Рил Ислановлар гаиләсендә каз өмәсе гөрләде.

Үрнәк авылында каз өмәсе гөрләдеҮрнәк авылында каз өмәсе гөрләде
Үрнәк авылында каз өмәсе гөрләде


Уңган, тырыш гаилә ел саен 30-40 баш каз үстерә. Быел да аларның ихаталары кош-кортка бай булды.
Бар яктан да уңган, булган гаиләгә өмәгә авыл хуҗабикәләре җыелды.
Җырлый-җырлый мәш килеп, вакыт узганы да сизмичә, казлар йолкынып, юылып чормага эленде.
Гөлназ апа өмә уңганнарын каз маенда пешкән беленнәр белән сыйлады. Үстергән малларыгызның рәхәтен күреп, киләсе елларда да тагын шулай күп итеп казлар асрап, каз өмәләренә килергә насыйп булсын!

Үрнәк авылында каз өмәсе гөрләде
Үрнәк авылында каз өмәсе гөрләде
Үрнәк авылында каз өмәсе гөрләде
Үрнәк авылында каз өмәсе гөрләде
Үрнәк авылында каз өмәсе гөрләде
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас