ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
30 ноябрь 2023, 06:50

Туймазы психологлары семинар үткәрде

Чакмагыш беренче урта мәктәбендә Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балаларны гаиләләргә урнаштыру буенча республика үзәге дәүләт бюджет учреждениесенең Туймазы филиалы психологлары мәгариф учреждениеләре белгечләре, психологлар, социаль педагоглар өчен “Тәрбиягә алынган балаларны мәктәп адаптациясезләндерүе. Баррикадаларның бер ягында” (“Школьная дезадаптация приемных детей. По одну сторону баррикад”) дип аталган семинар үткәрде.

Туймазы психологлары семинар үткәрдеТуймазы психологлары семинар үткәрде
Туймазы психологлары семинар үткәрде


Семинар барышында психолог Алия Рамил кызы Петрова белгечләрне тәрбиягә алган балаларның үсеш үзенчәлекләре белән таныштырды, мәгариф учреждениесе чикләрендә реабилитацияләү мохите булдыруга бәйле социаль-психологик алымнар арсеналын киңәйтү буенча киңәшләрен җиткерде, мәктәптә адаптациясез (күнектерелмәгән) булганда тәрбиягә алынган балага ярдәм итү ысулларын үзләштерергә ярдәм итте.
– Безнең максатыбыз – тәрбиягә алган балаларда мәктәпкә күнектерелмәгәнлекне җиңү, аларда бу билгеләрне ачыклау һәм учреждение шартларында терапевтик мохит булдыру буенча белем бирү учреждениеләрендә эшләүче белгечләрнең компетенцияләрен арттыру, – диде Алия Рамил кызы.
Гаиләләр белән эшләү белгече Залина Гизәр кызы Галиева белдерүенчә, Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балаларны гаиләләргә урнаштыру буенча республика үзәге Уфада урнашкан һәм аның Ишембай һәм Туймазы районнарында филиаллары бар. Әлеге үзәкнең белгечләре районнарда булып, бөтен Башкортстан буенча күзәтчелек итә. Алар тәрбиягә бала алырга теләгән гаиләләрне ата-аналар мәктәбендә өйрәтә, озата бара. Шулай ук аларның эшчәнлеге укытучылар, педагоглар, опека (курчалау) органнары белгечләре өчен семинарлар үткәрүне дә үз эченә ала.

Туймазы психологлары семинар үткәрде
Туймазы психологлары семинар үткәрде
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас