ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
30 ноябрь 2023, 05:10

Якташыбызның якты истәлегенә

Узган шимбәдә Калмашбаш урта мәктәбенең спорт залында илебез алдындагы изге бурычын үтәгәндә фаҗигале һәлак булган якташыбыз, спортның күп төрләре буенча районыбыз, республика һәм илебез күләмендәге ярышларда җиңү һәм призлы урыннар яулаган, ачери-биатлон (чаңгыда яки роликларда узышу һәм җәядән чәпкә (мишень) төз ук ату) буенча Русиянең спорт мастеры исеменә ия якташыбыз Алик Азат улы Рамазановның якты истәлегенә төбәк волейбол турниры үтте.

Якташыбызның якты истәлегенәЯкташыбызның якты истәлегенә
Якташыбызның якты истәлегенә

 Ярышларның бер үк вакытта ул хезмәт иткән диңгез пехотасы көненә багышлануы да символик мәгънәгә ия булды. Волейбол турнирында төрле шәһәр һәм районнардан килгән биш команда киеренке алышларда көч сынашты. Көн буе барган ярышларда көндәшләреннән өстен чыгып, Бүздәк районыннан ЧВК командасы беренче урынга лаек булды. Икенче урынны яулаган Уфа егетләре алардан бик азга гына калышты. Бакалы уенчылары өченче урынны яулады. Дүртенче – Бүздәк районыннан “Олимп”, бишенче урында – Бөре шәһәреннән Уфа Фән һәм технологияләр университеты филиалы егетләре командалары. Җиңүче командалар кубок, медальләр, грамоталар һәм вымпеллар белән бүләкләнде, һәр командалар әгъзалары истәлекле бүләкләр дә алды. Уенчылар югары дәрәҗәдә оештырылган турнирдан үтә канәгатьлек белдереп, артабан башка ярышларда да катнашырга ниятләрен җиткерделәр.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас