Биредә алар өчен китапханәчеләр Изгелек Феясы (Гөлнара Китапова), Кызыл Калфак (Эльза Ямалетдинова), Бүре (Лилия Арысланова), Дюдюка (Илмира Шәфыйкова) катнашлыгында “Передай добро по кругу” дип исемләнгән матур әдәби-уен программасы оештырылды. Дуслары, яшьтәшләре белән аз аралашкан сабыйларга бу искиткеч күңел ачу чарасы булды.
– Бүген безнең өчен китапханәчеләр бик матур чара үткәрде. Инвалидлар – мөмкинлекләре чикле кешеләр, диләр. Ләкин мин моның белән килешмим, чөнки кешеләр үзләрен чикләп, бу тормышның барлык яхшылыкларына ышану, яшәү һәм канәгатьләнү мөмкинлекләрен югалталар. Үз көчеңнән килгәнчә яшәргә һәм үзеңне бернәрсәдән дә чикләмәскә омтылырга кирәк. Сезнең барлык теләкләрегезне, мөмкинлекләрегезне тормышка ашыруыгызны һәм кешеләргә көндәлек көрәш һәм сабырлык үрнәге күрсәтүегезне телим, – диде чарага кызы София белән килгән Луиза Мөбәрәкшина.
Бу хакта тулырак “Игенче” гәзитенең киләсе санында таныша аласыз.