ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
1 декабрь 2023, 04:30

Тәрбия һәм белем бирүнең нәтиҗәле моделе буларак мәктәп театры

Русиядә – Укытучы һәм остаз елы

Тәрбия һәм белем бирүнең нәтиҗәле моделе буларак мәктәп театрыТәрбия һәм белем бирүнең нәтиҗәле моделе буларак мәктәп театры
Тәрбия һәм белем бирүнең нәтиҗәле моделе буларак мәктәп театры

“Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәр баланың уңышы” федераль проекты чикләрендә 2021 елдан башлап тоташ Русия буенча, шул исәптән безнең Башкортстанда да мәктәп театрлары оештырыла башлады. Аларны булдыруның төп максаты – укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм үстерү. Мәктәптә театр сәнгатен тәрбия максатларында файдалану күп төрле психологик-педагогик, социаль һәм мәдәни мәсьәләләрне уңай хәл итәргә булыша. Бу төр сәнгать – башка милләтләрнең тел үзенчәлекләрен һәм мәдәни традицияләрен өйрәнү, танып-белемгә омтылышны көчәйтү, үзаллы белем-осталык алымнарын үзләштерергә, тәртипкә һәм кешеләр белән аралашырга өйрәнү дә әле ул. Мәктәп театрының иң беренче һәм иң зур өстенлеге – балаларга иҗади мохиттә үсеш алу мөмкинлегенең артуы. Сәхнәләштерелгән тамашаларда катнашып, алар үз сәләтләрен күрсәтә һәм үзләре дә тоемламаган талантларын ача ала. Укучылар рольләрне ятлап хәтерен яхшырта, шулай ук үз персонажлары өчен костюмнар бизәлешен уйлаганда да иҗади сәләтләрен камилләштерә. Мондый эшчәнлек балаларда яхшы зәвык тәрбияләүгә булышлык итә. Театрның янә бер уңай ягы – укучылар күңелендә җыелып килгән тойгы-эмоцияләрдән арыну. Чөнки күпчелек очракта үсмерләр уйборчуларын тышка чыгармый, күңелендә туплый, һәм бу тискәре той- «Әни» сүзе – аерым, үзгә бер мәгънәгә ия сүз. Ул безнең белән туа, безне үсеп җиткән һәм гомер иткән елларда озата бара. Аннан да кадерлерәк сүз юк, әни – безнең барыбыз өчен дә тоташ бер дөнья... Әниләр көне – иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Чөнки без барыбыз да балачактан гомеребезнең ахыргы көннәренә кадәр күңелебездә кабатланмас һәм бердәнбер образ – барысын да гафу итә белгән, аңлаган, шатлык-борчуларыбызны бүлешкән һәм бернәрсәгә дә карамый, безне ихлас яраткан әниебез турындагы якты хисләрне йөртәбез. Илебездә иң газиз кешеләребезне олылап билгеләнгән якты бәйрәм уңаеннан район үзәк китап-ханәсендә әдәби-музыкаль кичә үтте. “Тормышның барлык асыл төсләре – синең өчен...” дип исемләнгән бу дулкынландыргыч чарада Чакмагыш гимназиясенең 9Б сыйныфы укучылары катнашты. Ул Әниләр көне бәйрәменең билгеләнә башлау тарихы белән таныштыру белән ачылды. Русиядә 1998 елдан башлап ноябрьнең соңгы якшәмбе көнендә гаилә учагын саклаучы Әниләр көне билгеләп үтелә. Ул – әниләргә рәхмәт, мәхәббәт һәм хөрмәт Гөлнара Зиннәтуллина, Балалар иҗат үзәге методисты. гылар, чагылыш таба алмыйча, психикага басым ясап кына калмый, сәламәтлеккә дә зыян салырга мөмкин. Театр тамашаларында катнашу яшүсмерләрдә булган кимсенү тойгыларын (комплексларны) җиңәргә ярдәм итә, алар үзләрен иркенрәк хис итә башлый, иҗади сәләтләрен җиңелрәк ача, алардан кемдер көләр дип хафаланмый. Боларга өстәп балалар зур аудитория алдында каушап калмый чыгыш ясарга һәм сәхнәдә үз-үзләрен иркен тотарга өйрәнә. Районыбызның барлык урта мәктәпләре дә “Һәр баланың уңышы” проектын тормышка ашыруга актив кушылып китте. Үткән уку елында районыбызда 17 мәктәп театры бар иде. Ә инде агымдагы 2023- 2024 уку елында 19 мәктәп театры һәм Балалар иҗат үзәгендә курчак театры эшли башлады. Алар барысы да Русия театрлар реестрына кертелгән һәм шушы хактагы сертификатларга ия. Чакмагыш беренче урта мәктәбендә өч театр коллективы, гимназиядә, Калмашбаш һәм Иске Калмаш урта мәктәпләрендә икешәр, башка мктәпләрдә берешәр театр коллективлары эшли. Чакмагыш беренче урта мәктәбенең театр төркемнәре җитәкчеләре З.И.Митрофанова белән Л.Һ.Вяселева, Аблай урта мәктәбе театры җитәкчесе Ф.М.Байбуртли үткән уку елында республика дәрәҗәсендәге “Мин – режиссер”, “Иң яхшы театр афишасы”, “Минем ролем” конкурсларында катнашып, Дипломнар һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. “Минем театраль курчагым” бәйгесендә исә район балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре катнашты. “Йорт һәм күләгәләр театрлары” номинациясендә Чакмагышның дүртенче балалар бакчасыннан Мәфтүнә Рәмил кызы Әхмәдуллина “Шүрәле” курчагы белән икенче призлы урынны яулады. “Курчак – йомшак уенчык” номинациясендә Чакмагышның дүртенче балалар бакчасы педагоглары Люция Рәшит кызы Миниярова һәм Татьяна Юрьевна Гайсинаның “Таһир белән Зөһрә” курчаклары шулай ук икенче урынга лаек булды. Калмашбаш авылы балалар бакчасыннан Әмир Кәримовның педагог Фәнзилә Мәсгуть кызы Зиннәтуллина җитәкчелегендә башкарган “Кәгазьдән фантастик геройлар” эше өченче призлы урынга лаек булды. 2022-2023 уку елында муниципаль районда Гомумрусия “Мәктәп театры” проектын тормышка ашырудагы актив эшчәнлеге өчен куратор Гөлнара Фәһим кызы Зиннәтуллина Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Мәктәп театры укучыларның, укытучы-остазларның һәм, әлбәттә, ата-аналарның бердәмлеге өлгесе булып тора. Спектакльләргә әзерләнгән нәкъ менә ата-аналар рольләрне ятларга ярдәм итә, костюмнарны әзерләү буенча киңәшләр бирә. Шул рәвешле матурлык-гүзәллек дөньясын танып-белү процессына җәлеп ителә. Мәктәп театрында шөгыльләнгән балалар үзләренә җаваплылык алырга, үз фикерләрен тәкъдим итәргә өйрәнә, чөнки театр сәнгате – ул күмәк сәнгать. Художество җитәкчесенең төп бурычы – балалардан актерлар әзерләү түгел, ә аларны җәмгыятьтә яшәргә, кешеләр белән дус булырга, җаваплылык тоярга өйрәтү. Әмма балалар театрны яратырга өйрәнә икән, алар артабан да шушы юнәлештә үсә һәм башкаларга да үз сәләтләрен ачарга ярдәм итә алачак. Сәхнәләштерү өчен файдаланылган әсәрләр зур тәрбияви әһәмияткә ия, ватанпәрвәрлеккә, үз Ватаныбызга, туган йортыбызга, әти-әниләргә сөю-хөрмәт, әхлаклылык сыйфатларын тәрбияләргә ярдәм итә. Мәктәп театры турында сәгатьләр буена сөйләп була. Чөнки театр ул – гаҗәеп дөнья, анда хис-тойгылар кайный, изгелек явызлыкны җиңә, анда төрле дәверләргә сәяхәт кылып, көлеп һәм елап була. Шунысын ныклы ышаныч белән әйтергә кирәк: театр дөньясын үз иткән кеше аны гомере буе яратачак. Мин ата-аналарны балаларының театр студияләрендә шөгыльләнү теләген хуплап, һәр яклап ярдәм итәргә чакырыр идем. Башка түгәрәкләр фонында нәкъ менә театр берләшмәләре балага барлык юнәлешләрдә үсәргә, сәләтлә[1]рен үстерергә ярдәм итә ә бу баланыү киләчәге өчен бик мөһим. Бу түгәрәкләрдә укучылар театр сәнгате нигезләрен белеп-үзләштереп кенә калмый, тренинглар үткәрә, үзләрен театрда тоту кагыйдәләренә һәм, әлбәттә, иң мөһиме – алар яшәргә өйрәнә. Чөнки театр – ул тормышның үзе...

Тәрбия һәм белем бирүнең нәтиҗәле моделе буларак мәктәп театры
Тәрбия һәм белем бирүнең нәтиҗәле моделе буларак мәктәп театры
Автор:Гөлнара Зиннәтуллина, Балалар иҗат үзәге методисты.
Читайте нас