ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
1 декабрь 2023, 06:25

Укуда да алдынгы, иң яхшы спортчы да...

1 декабрь – Гомумрусия хоккей көне

Укуда да алдынгы, иң яхшы спортчы да...Укуда да алдынгы, иң яхшы спортчы да...
Укуда да алдынгы, иң яхшы спортчы да...

Район мәктәпләрендә укучы кызлар-малайлар арасында бар яклап сәләтле булулары белән аерылып торганнар аз тугелдер, мөгаен. Андыйлар белән танышуы да бик күңелле. Әлеге язмам шундыйларның берсе – укуда алдынгы, иң яхшы спортчы хакында. Артур Йосыпов — Чакмагыш гимназиясе укучысы, 1 «В» классында белем ала. Бик тырыш. Укуы, тәртибе, һәрвакыт үзен җаваплы тотуы белән башкаларга үрнәк булып тора. Башлангыч класслар укытучысы Аида Фаяз кызы аның дәресләргә яхшы әзерләнеп килүен, зирәклеген билгеләде. Башлаган эшен җиренә җиткереп үтәү – Артурның матур сыйфаты. Аралашучан, ярдәмгә килергә әзер булганга дуслары да бик күп. 1 “В” лар гимназиядә үткәрелгән чараларда, конкурсярышларда актив катнашалар, Балалар иҗат үзәгендә, сәнгать мәктәбендә төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Артур үзен яхшы спортчы итеп танытты. —Мин дүрт яшемнән өсте ябулы боз шугалагына йөри башладым. Беренче көннәрдән үк миңа монда бик ошады. Күнекмәләрне көтеп алдым, бер көн дә калдырмадым. Тренерларыбыз Азат Мәҗитов, Арсен Гайсин, Элвир Фазылбәков безне хоккей уены серләренә өйрәтә. Аларны без яратабыз, тыңлыйбыз. Район үзәгендәге «Чакмагыш-Арена» боз шугалагы чакмагышлыларның иң яраткан урынына әверелде дисәк, һич арттыру булмас. Спортка мөкиббәннәрнең олысыкечесе бирегә зур теләк белән йөри. Ел дәвамында шайбалы хоккей буенча үткәрелгән ярыш-турнирларда республикабызның районшәһәрләре спортчылары катнаша. Райондаш хоккейчылар боз мәйданчыгындагы алышта үзләрен көчле һәм ышанычлы тота. Командалар республика, Бөтенрусия күләмендәге ярышларда яңадан-яңа биеклекләр яулый. “Ястребы” командасы тренеры Арсен Гайсин кул астында 2016- 2017 еллаарда туган утыздан артык бала шөгыльләнә. Быел алар Туймазыда “Утлы боз”, “Чемпионнар бәйгесе”, Кировоградта “Металлург кубогы” турнирларында призлы урыннар яулауга иреште. Яшь спортчыларыбызга кагылышлы тагын бер куанычлы хәбәр: ноябрь аенда «Ястребы» командасы уенчылары Татарстанның Актаныш районында шайбалы хоккей буенча турнирда катнашты. Монда инде, районыбыз данын яклап, алтын биеклек – беренче урынны алдылар. Язмам герое – Артур Йосыповның хоккей ярышларының һәркайсында “Иң яхшы уенчы”, “Иң яхшы һөҗүм итүче” булып танылуы турында кубоклары бик ачык сөйли. Алар янына яңалары өстәлеп кенә торыр әле. –Балаларның яуланган җиңүләрендә тәҗрибәле, үз эшен, балаларны яраткан тренерларның хезмәте бәһалап беткесез, – ди Артурның әнисе Лилия. – Без, ата-аналар, хоккей «җене» кагылган улларыбыз һәм кызларыбыз белән горурланабыз. Ярышларда сынатмасыннар, уңышлар гына юлдаш булсын үзләренә. Әңгәмә барышында Артурның әтисе Ильяс та үз фикерләре белән уртаклашты. –Хоккей белән мавыккан балаларның телевизор каршында утырырга, планшет-телефонда уйнар га вакытлары калмый. Күнекмәләр аларның физик әзерлекләрен үстереп кенә калмый, тәртипкә, бердәмлеккә өйрәнәләр. Без бик шатбыз. Тагын бер очрашу хакында әйтеп үтәсе килә: ноябрь аеның икенче атнасында «Ястребы» командасы Уфа шәһәренең Азаматов исемендәге спорт мәктәбе спортчылары белән очрашты. Ике көн дәвамында боз шугалыгы «кайнап» торды, уеннар бик киеренке барды, ике як та җинүгә омтылды. Чакмагыш спортчылары бу юлы да сынатмады, һәр чор саен каршы як капкасына голлар исәбен арттырып кына тордылар. Шунысы мөһим, мондый ярыш-очрашулар яшь хоккейчыларга тәҗрибә тупларга ярдәм итә, күңелләренә җиңүгә омтылыш һәм ышаныч сала. —Мин хоккей уенын бик яратам. Чит төбәкләрдә башка командалар белән очрашабыз. Җиңсәк – нык рәхәт, күңелле инде. Әти-әниләр дә, нәнәй-картәтиләребез дә бик шатлана. Минем аларны гел шулай сөендереп кенә торасым килә. —Синең нинди хыялың бар, Артур? Шушы сораудан соң бераз эндәшми, уйланып утырды кечкенә әңгәмәдәшем. Күңелендә туган уйларны барлады. —Ун елдан гимназияне тәмамлыйм. Аннан соң югары белем аласым бар. Зур булып үскәч тә спорттан аерылмам, дип уйлыйм. Җилдәй җитез балаларның спортның мавыктыргыч төре – хоккейны үз итүләре вакытлыча гына булмасын иде. Ул аларның яраткан шөгыленә әверелсен. “Балалар безнең ышанычны акласыннар, чын кеше булып үссеннәр...” Газизләре өчен җан атып торучы ата-аналарның изге, якты теләкләре чынга ашмый калмас. Артур Йосыпов кебек сәләтле, үз алдына анык максат куйган малайлар киләчәктә чын хоккейчы булып танылырлар әле. Бәрәкәтле туфрагында алар бүген канат ныгыта бит.

Укуда да алдынгы, иң яхшы спортчы да...
Укуда да алдынгы, иң яхшы спортчы да...
Автор:Мөнирә Әнвәрова.
Читайте нас