ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
2 декабрь 2023, 08:10

Батырлыклары – мәңгелек

3 декабрьдә Русиядә истәлекле дата – Билгесез Солдат көне билгеләнә.

Батырлыклары  – мәңгелекБатырлыклары  – мәңгелек
Батырлыклары – мәңгелек

Ул ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Русия һәм совет сугышчылары истәлеген мәңгеләштерә. Билгесез Солдат көне Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алу көне генә түгел, ә үткән гасырдагы, шулай ук безнең замандагы хәрби конфликтлар вакытында һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнарны искә алуны берләштергән дата да. Бу көн – яу яланнарынла һәлак булганнарга рәхмәт белдерү, Ватанны саклаган һәм каберләренә аларның туганнары һәм якыннары килә алмаган һәр солдатны искә алу. «Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган» дигән үлемсез сүзләр бу истәлекле көннең символы булып тора. Бүген бөтен ил буенча төрле истәлекле һәм тантаналы чаралар, һәлак булган сугышчылар мемориалларына һәм хәрби каберлекләргә ветераннар, хәрбиләр, хакимият вәкилләре, төрле дин-конфессияләр һәм җәмәгатьчелек катнашлыгында чәчәкләр салу тантаналары уза. Чакмагыш үзәгендәге Җиңү паркында билгесез каһарманнарының якты истәлегенә багышланган тантаналы чара үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның урынбасарлары, район ветераннар советы, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре һәм вәкилләре, Чакмагыш беренче урта мәктәбе белән гимназиянең Шайморатов класслары укучылары, аларның укытучылары катнашты. Чара барышында исемнәре билгесез булып калган яугирләр хөрмәтенә мәңгелек ут янына чәчкәләр салынды. Арытаба аларның гасырлар үткәч тә онытылмас батырлыгын һәм якты рухларын искә алу өчен бер минут тынлык игълан ителде.

Батырлыклары  – мәңгелек
Батырлыклары  – мәңгелек
Батырлыклары  – мәңгелек
Батырлыклары  – мәңгелек
Батырлыклары  – мәңгелек
Батырлыклары  – мәңгелек
Батырлыклары – мәңгелек
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас