ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
2 декабрь 2023, 05:40

Хезмәтендә зур уңышлар яулап

Эчке эшләр бүлеге ветераннары турында сөйлибез

Яшьлегемнең иң ялкынлы еллары Чакмагыш районы эчке эшләр бүлеге карамагындагы дәүләт автоинспекциясендә фидакарь хезмәттә үткән кеше буларак, хокук саклау органнарында озак еллар лаеклы хезмәт өлгеләре күрсәткән коллегаларым турында хәтирәләрем белән гәзит укучыларга да уртаклашасым килә. Узган гасырның сиксән-туксанынчы елларында район эчке эшләр бүлеген милиция подполковнигы Һади Шәймулла улы Шәяхмәтов җитәкләде. Ул чорда барлык подразделениеләр эшчәнлеген контрольдә тоту, районыбызда хокук тәртибен бозулар һәм җинаятьләрне искәртү, дәүләт һәм халык милкен саклауны тәэмин итү хакына башкарылган хезмәт турында бик еш язмалар дөнья күреп тора. Шәхсән үземә юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча дәүләт автоинспекциясендә хезмәт итәргә туры килгәнлектән, шушы подразделение эшчәнлегенә якыннанрак тукталыйк әле. Ул чактагы эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары милиция майоры Николай Аввакумович Антоновның безнең хезмәткә игътибары аеруча зур булды, дип белдерә алам. Һади Шәймулла улы аны подразделениебез өчен җаваплы итеп билгеләгән иде булса кирәк (хәер, ул башка юнәлешләр эшчәнлеген дә шундый ук зур җаваплылык белән контрольдә тотты). Подвал бинасында урнашкан ДАИ (дәүләт автоинспекциясе) бүлекчәсе өчен ул чакта эшчәнлеген туктаткан геологик эзләнүләр конторасы бинасының икенче катында өч иркен бүлмә бүленде, хезмәткәрләргә тиешле экипировка, махсус техника һәм корылмалар, заманы өчен уңайлы автомашиналар юллап алып бирелде, хезмәт шартлары күзгә күренеп яхшырды. Әлбәттә, мондый хәстәрлеккә үзебез дә тырыш хезмәт белән җавап бирергә тырыштык. Ул чактагы ДАИ бүлекчәсе начальнигы Фидрат Фатих улы Вәлиев һәммәбез алдына да катгый бурычлар билгеләп, юлларда иминлек тәэмин итү өчен бөтен тырышлыгыбызны салуыбызны таләп итә иде. Безнең район Бүздәк-Дүртөйле, Чакмагыш-Аблай-Языково, Уфа-Чакмагыш-Бакалы, Чакмагыш-Шаран юлларында хәрәкәт тәртибен контрольдә тоту өчен җаваплы булды. Мин ул чорда пропаганда буенча инспектор вазыйфасын башкардым, бер үк вакытта Үрнәк урта мәктәбендә дә эшчәнлек алып бардым. Автотранспорт хәрәкәте көчәю юлларда аварияләр саны, иң аянычлысы – кешеләрнең корбан булу очраклары артуга китерде. Мәсәлән, Бүздәк-Дүртөйле юлында Калмашбаш авылы янәшәсендә хәрәкәт кагыйдәләрен санга сукмау аркасында “УАЗ” автомашинасы каршы хәрәкәт юлына чыга һәм кирпеч төялгән “ЗиЛ” автомашинасы белән бәрелешү нәтиҗәсендә беренчесенең водителе һәм пассажиры да вакыйга урынында һәлак булды. Мондый очраклар тагын да арта төшү 1985 елда Дүртөйле-Бүздәк һәм Уфа-Чакмагыш-Бакалы автомобиль юллары киселешендә ДАИ ның контроль пунктын булдыруга этәрде. Ике катлы ул бинада тәүлек әйләнәсенә хезмәткәрләребез дежурлык итүе юлларда аварияләр санын киметүгә өлеш кертте, чөнки инспекторлар тәфсилләп тикшереп, күп хокук бозуларны искәртүгә иреште. Биредә хезмәт өлгеләре күрсәткән милиция ветераннары арасында отставкадагы милиция прапорщигы, егерме алты ел эчке эшләр бүлегендә хезмәт салган, әле дә ветераннар хәрәкәтендә актив катнашучы узаман Фәнил Яхъя улы Газизовны аерым атап үтәсем килә. 1958 елның 1 декабрендә Көсәкәй авылында яугир фронтовик гаиләсендә дөньяга килгән ул. Әтисе “Правда колхозында механизатор, әнисе төрле эшләрдә уңганлыклары белән аерылып торганнар, хәзер якты дөньяда юклар инде. Фәнил Үрнәк урта мәктәбен тәмамлаган, укыган елларда ук актив спортчы, җәмәгатьче булып танылган. 1977 елда хәрби хезмәткә чакырылып, Архангельск шәһәрендә СССР Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләрендә хезмәт иткән, бик күп мактауларга лаек булган. Демобилизацияләнеп кайткач, ул район эчке эшләр бүлегенең юл күзәтчелеге хезмәтенә эшкә урнашты. Ул чакта ДАИ бүлекчәсен Җәүдәт Габдулхаков җитәкли иде. Егет тиз арада үзен намуслы, дисциплиналы хезмәткәр итеп күрсәтте, вазыйфа бурычларын өлгеле үтәве өчен медальләргә, күкрәккә тагыла торган билгеләргә, Почет грамоталарына ия булды. Тәҗрибәле инспекторның игътибарыннан бер генә дә шикле тоелган водительләр читтә калдырылмады, аның тырышлыгы белән күп хокук бозулар һәм җинаятьләр искәртелде. Фәнил Яхъя улы спорт белән актив шөгыльләнүен дәвам итте, республика, зона ярышларында бүлегебез намусын яклап, күп тапкырлар призлы урыннар яулады. 2003 елдан ул отставкада, шулай да ветераннар хәрәкәтеннән читләшкәне юк. Гаилә тормышы белән дә үрнәкле ул. Сөекле гомер юлдашы – Чакмагыш гимназиясенең ветеран укытучысы Лилия Фәвәзит кызы белән тату тормышта өлгеле гомер кичерәләр, кызлары Ләйсән белән уллары Булатны лаеклы кешеләр итеп үстерделәр, югары белемле иттеләр. Шушы көннәрдә коллегам, отставкадагы милиция прапорщигы Фәнил Яхъя улы Газизов күркәм гомер бәйрәмен билгели. Аңа һәм гаиләсенә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телисе килә.

Хезмәтендә зур уңышлар яулап
Хезмәтендә зур уңышлар яулап
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас